Гимназиянең тарих-туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Героеның портреты саклана. Аны герой исемен йөртүче белем учагына шәһәр Ветераннар советы бүләк иткән.
Шулай ук, татар теле һәм әдәбияты кабинетында каһарманның сурәте ясалган һәм аның исеме язылган махсус парта бар. Бу парта артына утырган һәр укучы геройларның батырлыгын онытмаска, алар турында истәлекне кадерләп сакларга кирәклеген тоеп үсә.
Әйтергә кирәк, агымдагы уку елында гимназия укучыларыннан торган команда “Мин Герой мәктәбендә укыйм” Бөтенрусия патриотик проектында катнашып, зур җиңүгә лаек булган.
Динар Кәлимуллин фотосы.