+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
22 гыйнвар 2022, 13:52

Туган як тарихы – риваятьтә

Башкортстаныбызның тарихы бай. Туган ягыбыз­ның үткәненә бәйле сәхифәләр милли фольклорда – риваятьләрдә һәм легендаларда саклана. Шуны истә тотып, быелдан “Кызыл таң”да “Туган як тарихы – риваятьтә” дип аталган яңа рубрика ачып җибәрдек. Сездән туган ягыгыздагы җир-су атамалары килеп чыгышы турында язмалар көтеп калабыз.Бүгенге легендалар Илеш районының күрке бул­ган “Иш тавы”ның килеп чыгышына багышланган. Аларда халкыбызның иң борынгы – алыплар турындагы карашлары чагылыш таба. Легенданың беренче вариантын 1998 елда Илеш районының Карабаш авылында Сания Хаҗиевадан Таңсылу Ногманова язып алган. Икенче вариантны исә шул ук елны Илеш районының Яңа Күктау авылында Хәбибрахман Кәшбуллиннан (1910 елгы) Рәйлә Нигъмәтуллина теркәгән. Әлеге үрнәкләр Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана. Рәхәтләнеп укыгыз!

Туган як тарихы – риваятьтә
Туган як тарихы – риваятьтә

Балык тау

Борын заманда әле без яшәгән җирләр урынында зур диңгез булган. Шул диңгез уртасыннан ике тау калкып торган. Бу таулар ике бертугандай булганнар. Алар өстендә матур агачлар үскән, ­кошлар сайраган, диңгез дулкыннары тау битенә бәрелеп, аның белән уйнаганнар.
Көннәрдән бер көнне олы бер балык ике тау арасына юнәлгән. Ул тауларның уртасыннан йөзеп үтмәкче бул­ган. Ләкин акылсыз, юләр балык үзенең зурлыгын исәпкә алмыйча, таулар арасында кысылып калган. Күпме генә тырышса да, балык тау арасыннан чыга алмый, бик каты кысыла. Балык янындагы ике тау аның канаты чаклы гына була. Шулай кысылып, балык тиздән зур тауга әйләнә, ә ике як кырындагы таулар аның дәвамы булып калалар. Гасырлар узгач, үткән-сүткән кешеләр:
– Кара әле, нинди зур иш тау, – дип, гаҗәпләнеп китә торган булганнар. Шуннан бирле бар кеше дә Карабаш авылы янында урнашкан бу балык-тауны “Иш тавы” дип йөртә башлый.

Алыплар чабатасын салган

Элек без гомер иткән җирдә бик эре гәүдәле кешеләр яшәгән. Аларны “Иш нәселе кешеләре” дип йөрт­кәннәр. Бу алыплар тамакларын безнең кебек үк эшләп туйдырганнар. Шулар­ның берсе, эшләп арыгач, ял итәргә туктаган һәм, чабатасын салып, “Салкын чиш­мә”дә аякларын юган. Чабатасын салганда коелган туфрактан зур тау барлыкка килгән. Ул тауны бездә “Иш тавы” дип йөртәләр.
Иш нәселе кешеләре ашаганнан соң теш араларын безнең кебек нечкә шырпылар белән чистартып азап­ланмаганнар. Моның өчен алар үсеп утырган агачларны файдаланганнар. Аларга тамыры белән агач тартып чыгару – безгә үлән өзү кебек җиңел булган. “Салкын чишмә” буенда күп еллар элек төбе-тамыры белән тартып чыгарылып, череп бетеп яткан агачларны Иш нәселе теш чистартыр өчен алган икән.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: