-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 гыйнвар 2022, 10:40

Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел!

Кышкы каникул көн­нә­рендә башкалада туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәби­ятлар буенча республика олимпиадасы узды.

Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел!
Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел!
Кышкы каникул көн­нә­рендә башкалада туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәби­ятлар буенча республика олимпиадасы узды. Бәй­гедә гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Коронавирус таралу аркасында кертелгән чикләүләргә бәйле рә­веш­тә, былтыр олимпиада онлайн-форматта узган иде. Быел укучыларга ике көнгә булса да Уфага килеп, бәйгедә катнашу мөмкинлеге туды.

Олимпиаданың республика этабында 153 укучы белемен сынады, шуларның 94е – татар теле һәм әдәбияты, 25е — чуваш теле, 23е — мари теле, 11е удмурт теле буенча.
Туган тел һәм әдәбият буенча тирәнтен белемнәрен күрсәткән укучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек булды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Бакалы районының Камышлытамак мәктәбеннән Азалия Шәвәлиева (11нче сыйныф, укытучысы — Фәридә Яппарова), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Чулпан Фәттахова (10нчы сыйныф, укытучысы — Зинфира Нурисламова), Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән Диана Еникеева (9нчы сыйныф, укытучысы — Ирина Ергизова), Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Ләйсән Фазлетдинова (11нче сыйныф, укытучысы — Илмира Шакирова), Балтач районының Уразай мәктәбеннән Дилә Хәлиуллина (10нчы сыйныф, укытучысы — Эльмира Закирова), Шаран районының Базгыя мәктәбеннән Миләүшә Газизуллина (9нчы сыйныф, укытучысы — Фәйрүзә Матвеева) җиңү яуладылар.
— Олимпиадага ныклы әзерлек белән килсәм дә, сораулар катлаулы булып тоелды, бераз каушатып та җибәрде. Ә соңыннан, үзем утырып анализлагач, җавапларымның дөрес булуын аңладым. Нәтиҗәләр билгеле булгач, чиксез шатландым, — ди җиңүче кызларның берсе Азалия Шәвәлиева.
— Халык җырларының ничек аталуын белү минем өчен көтелмәгән бирем булды. Әмма без укытучым белән халык авыз иҗатын да яхшылап өйрәндек, — ди Туймазы кызы Чулпан Фәттахова.
Бүләкләү тантанасында сәхнәгә бер-бер артлы призерлар да күтәрелде. Алар арасында егетләрнең шактый күп булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, Илеш районы Аккүз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рудик Муллаянов (укытучысы — Гөлнар Җәмилева) татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада берничә ел рәттән катнаша. Быел тырыш егет призер исеменә лаек булды.
Республика олимпиадасы призерлары арасында булган Туймазы районы Татар-Олкан урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Тимур  Сөнәгатуллинның (укытучысы — Гөлшат Сөнәгатуллина) уңышлары белән укытучылары да, дуслары-сыйныфташлары да горурлана. “Бик талантлы, җыр-моң сөюче, биергә яратучы чын татар егете ул”, — ди аның турында укытучылары.
Әлбәттә, бу бәйгедә укучыларның җиңүе түгел, ә иң мөһиме — аларның катнашуы һәм туган телләрен яратып өйрәнүе. Киләчәктә туган тел бәйгеләрендә шундый сәләтле кызларны һәм егетләрне тагын да күбрәк күрәсе килә.

Динар КӘЛИМУЛЛИН
фотолары.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: