-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 гыйнвар 2022, 10:15

Яңа елга — матур уңышлар белән!

Уфаның 4нче мәктәбендә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

Яңа елга — матур уңышлар белән!
Яңа елга — матур уңышлар белән!
Уфаның 4нче мәктәбендә төрле милләт балалары белем ала. Биредә, һәрвакыттагыча, дустанә мөнәсәбәт, аерым бер җылылык сизелеп тора. Бу белем учагының төп үзенчәлеге — шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телне өйрәнү мөмкинлеге булуы.

Агымдагы уку елында биредә 430 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Аларга белем бирүче Лилия Кәримованың хезмәте мәктәптә оештырган бихисап чараларда, укучыларның уңышларында ачык чагыла. Балалар үз туган телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен тынгысыз мөгаллимә барлык тырышлыгын сала. Әйтергә кирәк, Лилия Галинур кызының узган елда да матур уңышлары җитәрлек булды. Тәҗрибәле педагог Санкт-Петербургта узган Нева мәгариф ассамблеясе “XXI гасырның мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы-2021” Бөтенрусия конкурсында катнашып, “Остаз укытучы (педагог)-2021” номинациясендә лауреат исеме яулады. Ә мәктәп директоры Татьяна Фомичева 2021 елның иң нәтиҗәле җитәкчесе дип танылды һәм “Эффектив җитәкче-2021” значогы белән бүләкләнде. Шулай ук, “Башкала горурлыгы” шәһәр иҗтимагый премиясенә конкурста да Лилия Кәримованың хезмәте югары бәяләнде. Ул “Уфа – мәдәни, спорт һәм мәгърифәтчелек традицияләре шәһәре” номинациясендә лауреат булды.
Лилия Галинур кызының укучылары да шәһәрдәге һәм республикадагы төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый, әледән-әле призлы урыннар яулый. Мәсәлән, 11нче сыйныфтан Азалия Хамматова, Аиша Сәгадәтова, 10нчы сыйныфтан Артур Карачурин, Артур Ахунов һәм Альберт Котлыев, татар теле буенча шәһәр олимпиадасында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, республика күләмендә дә үзләрен сынап караганнар. Алар барысы да 1нче сыйныфтан бирле татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Азалия белән Аиша, әлеге вакытта Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнсә дә, туган тел дәресләрен калдырмыйлар. Кызлар икесе дә киләчәктә юрист булырга тели.
— Без гаиләдә бөтенебез дә саф татар телендә сөйләшәбез, шуңа да миңа дәрестә яңа темаларны үзләштерү җиңел бирелә. Төрле чараларда, олимпиадаларда бик теләп катнашам, — ди Азалия.
Әлбәттә, укытучыларның балалар белән илһамланып эшләвендә, укучыларның шәһәр, республика чараларында актив катнашуында һәм уңышлар яулавында мәктәп директоры Татьяна Фомичеваның хезмәт өлеше дә гаять зур.
— Мәктәптә коллектив бик тату, туган телләргә һәркем ихтирам белән карый. Директорыбыз Татьяна Владимировна һәр башлангычны күтәреп ала, җиңүләребез өчен сөенә, — ди Лилия Галинур кызы.
Иң мөһиме — башкаланың бу мәктәбендә “Әллүки” журналын яратып укучы дусларыбыз да байтак. Алар агымдагы елның беренче яртысына да журналга дәррәү язылды. Димәк, балаларның теле генә түгел, күңеле дә бай һәм матур булачак.

Динар КӘЛИМУЛЛИН
фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: