+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
24 февраль 2022, 09:00

Балаларны мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

Башкортстан парламенты депутатлары балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә керү өстенлеге хокукы турындагы законга беренче укуда төзәтмәләр кабул итте.

Балаларны мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре үзгәрде
Балаларны мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре үзгәрде
Төбәк парламенты утырышында Башкортстан Гаилә кодексының 54 статьясына үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр кабул итү өчен 89 депутат тавыш бирде, каршылар юк.

Төбәк парламентының Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Милана Скоробогатова билгеләп үтүенчә, хәзер билгеле бер мәктәпкә яки балалар бакчасына кабул иткәндә бу уку йортында белем алучы абыйлары яки сеңелләре булган балалар өстенлекле хокуктан файдалана. Тик шул ук вакытта Башкортстанның Гаилә кодексында балаларның яшәү урыны уртак булырга тиешлеге күрсәтелгән.
 
Практикада әлеге сүзнең балаларның күпчелегенә үз хокукларыннан файдаланырга мөмкинлек бирмәве ачыкланды. Аерым алганда, әгәр балалар төрле адреслар буенча теркәлгән булса, шундый хәл килеп туа.

Яңа төзәтмәләр нигезендә, әлеге чикләү бетереләчәк.

Моңа кадәр парламент спикеры Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, әлеге чара гаилә институтын ныгытуга, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерүгә, балаларның сыйфатлы белем алу хокукын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

 
Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: