Әлеге хезмәттән порталда расланган исәп язмасы булган кешеләр файдалана ала.
— Балаларны өстәмә белем алуга Дәүләт хезмәтләре порталы аша яздыру мөмкинлеге ата-аналарга (законлы вәкилләргә) бала өчен үзе кызыксынган түгәрәк яки секция сайларга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге хезмәтнең уңай яклары: мәгълүмат алу җиңеллеге; процедураның гадилеге һәм вакытны экономияләү. Дәүләт хезмәтләре бу процессны гадиләштерә, — ди мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Дәүләт хезмәтләре порталында түгәрәкләр һәм секцияләр турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган: программалар тасвирламасы, укытучыларның исеме, адресы, көн тәртибе һәм башка мәгълүмат бар.
Дәүләт хезмәтләре порталында ата-аналарга (законлы вәкилләргә) түгәрәкне сайлап алырга һәм дәресләргә язылырга, шулай ук балаларга өстәмә белем бирүне персонификацияләнгән финанслау сертификаты ярдәмендә дәресләр өчен түләргә мөмкин. Мондый сертификат 5 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга бирелә. Сертификат номиналын муниципаль берәмлекләр билгели.
Онлайн-сервис Русия Президенты Владимир Путинның барлык социаль әһәмияткә ия булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төргә күчерүне оештыру буенча йөкләмәсен үтәү максатыннан эшкә кушылды.
Фото: dkural.ru