Теремек, чатнап торучы нәни кунагыбыз Бүздәк районының Уран авылыннан Айгизә Хәбибуллина икән. “Әллүки”дә узган “Без җилдән дә җитез!” конкурсында иң күп тавыш җыеп, беренче урынга чыккан нәни дустыбыз ул. Әнисе, нәнәсе һәм сеңлесе Азалия белән бергәләп, редакциягә бүләген алырга килгән.
– Кызыбызның беренче җиңүе бит. Өстәвенә, республика басмасында! Бүген бездә зур бәйрәм – “Әллүки”гә килдек. Айгизә өчен бу көн матур истәлек булсын дидек. Шуңа бөтен шартын китердек инде, – дип елмая кызның әнисе Айгөл. – Кайчандыр мин үзем “Әллүки”не укып үстем. Әмир урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Ирина Фларит кызы Ергизова безне гәзит-журналлар укуга җәлеп итә, кызыксындыра иде. Хәзер кызым да “Әллүки”не укыр, рәсемнәрен бизәр яшькә җитте. Журналда шундый бәйгеләр үткәрүегез өчен зур рәхмәт! Бу конкурслар безне актив, бердәм булырга, туган телебездә аралашырга, аны яратырга өйрәтә.
Шунысы аеруча сөендерә, дүртенче яше белән барган Айгизә татарча да сөйләшә, урысчасы да яхшы. Бу урында картәтиләр-нәнәйләрнең ике яклап та исән-сау, тигез булуларын, оныклар тәрбияләшүдә зур ярдәм күрсәтүләрен аерым билгеләп үтәргә кирәк.
– Мин үзем дә элек-электән гәзит журналлар укырга яратам, алдырам. Телевизорга исем китми, ә гәзитләр тараткан көнне көтеп алам. Хәзер, Аллаһы боерса, оныкларым белән бергә “Әллүки”не дә укый башлаячакмын, — ди балалары өчен ихлас шатланып, нәнәләре Сания Сәгыйтьҗан кызы.
– Бәхетле онык инде син, Айгизә! Нәнәйләр-картәтиләр тәрбиясе алып үсәсең... – дип сөябез җиңүче кызны.
– Еще как! – дип чатнатып җавап бирде сүзгә оста кунагыбыз.
Әнә шул чаялыгың, үткерлегең уңышларның тагын да зурларына илтсен, Айгизә! “Әллүки”дәге тәүге җиңүең яуланасы үрләрнең юл башы булсын!
Автор фотосы.