Башлангыч сыйныфлар укытучылары Фәйрүзә Искәндәрова, Гөлфия Вәлитова һәм Алиса Маннанова һәр укучының сәләтен үстерүгә зур көч куя. Алар укучылары зиһенле, киң карашлы, кызыксынучан булып үссен өчен тырышлык сала.
Шунысы әһәмиятле, мөгаллимәләр балаларны республикада чыккан гәзит-журналлар белән таныштырып бара, бергәләп әдәби китаплар укыйлар. Күгәрчен укучылары “Әллүки” журналын да көтеп ала, андагы шигырьләрне ятлыйлар, башваткычларны чишәләр, җырлар-уеннар өйрәнәләр. Журнал оештырган бәйгеләрдә дә һәрвакыт актив катнашалар. Мәсәлән, “Әллүки”гә язылу буенча оештырылган конкурска алар беренчеләрдән булып кушылды һәм җиңүчеләр исемлегенә керде.
Бәйге шартлары буенча мәктәптә 20дән дә ким булмаган укучы “Әллүки”гә язылса, бик матур журнал һәм шәп бүләкләр көтә, дип вәгъдә иткән идек. Күгәрчен укучылары бәйгенең барлык шартларын да үтәде, һәрвакыттагыча, яраткан журналларына дәррәү: беренчеләр — сыйныфлары белән, 2-4нче сыйныф укучыларының да күпчелеге язылган. “Әллүки” бүләкләре ерактагы яшь дусларыбызга барып җитте. Кызлар һәм малайлар журнал укучылар белән дә зур шатлыклары белән бүлешергә ашыга.
— “Әллүки”нең матур бүләкләре өчен балалар бик шатланды. Күңелгә ятышлы, фәһемле һәм кызыклы балалар журналы иҗат итүегез өчен зур рәхмәт! “Әллүки”не дәрестә дә бик яратып кулланабыз. Журнал килсә, мәктәптә бәйрәм көне кебек була, беренчеләр кулларыннан да төшерми. Әти-әниләргә аеруча рәхмәт әйтәбез, алар безгә, укытучыларга, һәрчак ярдәм кулы суза. Эшегездә уңышлар, сезнең басмаларны яратып укучыларның тагын күбрәк булуын теләп калабыз, — дип яза башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйрүзә Барый кызы Искәндәрова.
Туган телгә изге хистә булган мөгаллимәләргә, аларның тырыш укучыларына уңышлар, матур нәтиҗәләр телибез. Дуслык күперләре ныклы булсын!
Фото: Фәйрүзә Искәндәрова.