+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
31 март 2022, 12:05

Балалар ялы өчен — икеләтә кэшбэк!

Башкортстанда һәм бөтен Русия буенча 31 марттан балалар ялы өчен кэшбэк программасы яңар­тыла.

Балалар ялы өчен — икеләтә кэшбэк!
Балалар ялы өчен — икеләтә кэшбэк!
 Аның ярдәмен­дә ата-аналар лагерьга юлламалар бәясенең бер өлешен кире кайтара ала. Шулай итеп, “Мир” картасы белән түләү шартын үтәп, юллама бәясенең 50 процентына кадәрен, әмма 20 мең сумнан да артмаган күләмдә, биш көн эчендә кире кайтарырга мөмкин.

Моннан тыш, Башкортстанда урнашкан лагерьларда балалар кэшбэгының республика программасы эшли, аның буенча ата-аналарга төбәк Хөкүмәте билгеләгән юллама хакының 30 процентын (5934,6 сум) кире кайтарачаклар.

Бу очракта “Мир” системасы белән түләгәннән соң, 30 көн эчендә компенсация юллап, баланың уку урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза белән бергә документларны тапшырырга кирәк. Акчалар 15 көннән соң кире кайтарылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: балаларның кэшбэк программасы буенча Башкортстанда яшәүче ата-аналар федераль һәм төбәк ташламаларын бер үк вакытта алу мөмкинлегенә дә ия.

Юлламаны мирпутешествий.рф сайтының “Балалар лагерьлары” бүлегендә сайларга мөмкин. Юлламалар агымдагы елның 31 мартыннан сатыла башлый. Балалар лагерьларында 1 майдан ял итәргә мөмкин.

Кэшбэкны гаиләдәге һәр бала өчен алырга була. Балаларның яше, сменалар һәм түләүле юлламалар саны чикләнмәгән.
Бер балага лагерьга бару саны чикләнмәгән – берничә сменада ял итәргә мөмкин. Кэшбэк алу өчен һәр сәфәргә аерым транзакция үткәрергә кирәк.
Гаиләдән берничә бала лагерьда ял иткән очракта да сатып алынган һәр юллама бәясенең яртысын кире кайтарырга мөмкин булачак.

 
Фото: ufa.rbc.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: