Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллин – нәкъ шундыйлардан.
Сәләтле егет агымдагы елның февралендә Яр Чаллы шәһәренең 52нче урта мәктәбендә “Татар телендә һәм әдәбиятында тикшеренү эшчәнлеге: мәктәп һәм университет арасындагы хезмәттәшлек” дип аталган IV Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Насыйрова җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясап, ул II урын яулады.
16 мартта Казан шәһәренең “Лицей-инженерлык үзәге” “М. П. Симонов исемендәге Кышкы укулар” халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Илдан бу конференциядә дә сынатмады һәм “Урыс һәм татар филологиясе” секциясе җиңүчесе булды.
Республикабыз данын лаеклы яклаучы Илданга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Фото: Уфаның 65нче Татар гимназиясе сайтыннан.