+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
31 март 2022, 11:50

Нәни энҗеләр йолдыз булып балкысын!

Күптән түгел Бүздәк районының Каран мәктәбендә 3-5нче сыйныф кызлары арасында “Татар кызчыгы – 2022. Нәни энҗеләр” конкурсы үтте.

Нәни энҗеләр йолдыз булып балкысын!
Нәни энҗеләр йолдыз булып балкысын!
 Бу чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмил кызы оештырды һәм алып барды.

Бәйгедә катнашучы алты кыз үз осталыгын күрсәтергә тырышты. Милли киемнәрдәге кызлар кул эшләренә дә оста, аш-суга да маһир, бишек җырларын да белә. Әйткәндәй, кызлар бишек җырларын шулкадәр матур башкарды, без хәтта тын да алмый тыңлап утырдык.

Җыр-моңга бай, чагу кичә бер тында үтеп китте. Бәйрәмебезгә кунаклар, журналист апалар да килде. Алар укучыларга үзләренең бүләкләрен өләште, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга өндәп, бик матур киңәшләр бирде.

Бу чарада “Иң талантлы кыз” номинациясенә – Арина Гәрәева, “Иң сөйкемле кыз” номинациясенә Ивилина Вәлиева, 3нче урынга – Сабина Хөсәенова, 2нче урынга – Элина Биктимерова, ә 1нче урынга Миләүшә Мансурова чыкты. Гран-прига 5нче сыйныф укучысы Илиза Заһидуллина лаек булды.

Мәктәбебезнең нәни энҗеләре грамоталар, бүләкләр алды. Ә Гран-при яулаган Илизага бүләк булып ярты ел буена “Әллүки” журналы киләчәк.

Алсу МАНСУРОВА,

7нче сыйныф укучысы.

Бүздәк районының Каран урта мәктәбе.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: