+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
31 март 2022, 11:55

Уфаны барып күрдек!

Балтач районы Сәйтәк мәктәбендә республика­бызның гүзәл урыннарына, музей һәм театрларга сәфәрләр еш оештырыла.

Уфаны барып күрдек!
Уфаны барып күрдек!
 Күптән түгел без, 5нче һәм 8нче сыйныф укучылары, башкалабыз Уфага бардык.

Иң элек төрле экзотик җанварлар һәм кошлар яшәгән зоопаркта булдык. Урманда беркайчан да очрамый торган кошлар һәм җәнлекләрне күрү генә түгел, аларны ашату да бик кызык булды.
Асты өскә әйләнгән йортта да без беренче тапкыр булдык. Андагы кичерешләрне әйтеп кенә бетерерлек тә түгел. Ә ретро машиналар музеенда үзебез өчен әллә күпме файдалы мәгълүмат алдык. Экскурсияне алып баручы безгә төрле елларда чыккан 124 машина, 97 мотоцикл һәм мопед күрсәтте.
Бу көнне без Җиңү паркындагы мемориаль комплекста да булдык. Дәһшәтле елларның авырлыгы да, Җиңү шатлыгы да чагылган бу паркта булганнан соң һәркайсыбызны Туган ил белән горурлану хисләре биләп алгандыр, мөгаен.
Карусельдә атыну, батутта сикерү, көзгеле лабиринттан чыгу юлын эзләү, кызыклы фильм карау, уен автоматларында, мини-боулинг уйнау да бик кызыклы булды.
Безнең өчен файдалы һәм кызыклы сәяхәт оештырган укытучыларыбыз – Рәзилә Мәснәви кызына, Рәзилә Рәшит кызына, Рәзилә Рәфил кызына һәм водителебез Илдар абыйга зур рәхмәт!

Илназ Мөбәрәков,

5нче сыйныф укучысы.

Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбе.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: