+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
25 Май 2022, 05:55

Биючегә сүз әйтмәгез, Бии-бии остара!

Дүртөйле шәһәренең унынчы санлы “Ләйсән” балалар бакчасының бию коллективы “Браво, балалар! Уфада яз” халыкара балалар иҗаты бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.

Биючегә сүз әйтмәгез, Бии-бии остара!Биючегә сүз әйтмәгез, Бии-бии остара!
Биючегә сүз әйтмәгез, Бии-бии остара!
Балалар иҗаты бәйгесе республикабыз башкаласында, һәр елдагыча, гөрләп узды. Әлеге конкурсның төп максаты – яшь талантларны үстерү.

Иҗат бәйрәме зур оешканлык белән узды, анда чыгыш ясаучы кечкенә артистлар да, тамашачылар да күңелләрен якты тәэссоратлар белән баетты, яңа дуслар табып кайтты. Яшь җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын профессионал сәхнә осталары бәяләде.
“Ләйсән” балалар бакчасының кечкенә биючеләре сынатмады, зур сәхнәдә кыю чыгыш ясады. Алар башкаруындагы “Казаклар биюе” тамашачыларның көчле алкышларына күмелде, жюри тарафыннан да югары бәяләнде – коллективка икенче дәрәҗә Диплом тапшырылды.
Иҗат бәйрәмендә катнашкан балаларның берсе дә бүләксез калмады: иганәчеләр аларга татлы күчтәнәчләр, истәлекле медальләр әзерләгән иде.

Рәйсә ХАҖИПОВА, “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире,
Әлфия Фазылова, өлкән тәрбияче.
Дүртөйле шәһәре.

Фото: Р.Хаҗипова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас