+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 Май 2022, 10:45

“Ак җилкән” милли моңнарны яңгырата

Әсгать Мирзаһитов исемендәге Кандра 2нче мәктәбе сәләтле, җыр-моңга оста, төрле музыка коралларында да уйный белүче укучылары белән күптән дан тота. “Ак җилкән” ансамбле – белем учагының визит карточкасы, дисәң, һич арттыру булмас.

“Ак җилкән” милли моңнарны яңгырата
“Ак җилкән” милли моңнарны яңгырата
Әсгать Мирзаһитов исемендәге Кандра 2нче мәктәбе сәләтле, җыр-моңга оста, төрле музыка коралларында да уйный белүче укучылары белән күптән дан тота. Алар мәктәп, район, шәһәр чараларында һәрвакыт сәхнә түрендә. Музыка укытучысы Гөлназ Белголова моннан дүрт ел элек күңелләре халкыбыз моңнарына тартылган малайларны җыеп, “Ак җилкән” балалар вокаль ансамбле оештыра. Хәзер исә “Ак җилкән” – белем учагының визит карточкасы, дисәң, һич арттыру булмас.

Иң элек коллективка башлангыч сыйныфларда укучы җырга әвәс биш малай – Нурислам Закиров, Марат Әхмәтҗанов, Динислам Белголов, Ринат Идиятов, Артем Янбухтин килә. Шунысы сөенечле: “Ак җилкән”нең үз аккомпаниаторы да бар. Кандра музыка мәктәбендә шөгыльләнүче Динислам Белголов баянда өздерә.
Малайлар Гөлназ Ингел кызы җитәкчелегендә вокаль осталыкларын чарлый. Җитәкчеләре малайларга юнәлеш бирә, һәркайсының сәләтен үстерү хәстәрен күрә.
 
Әйткәндәй, Гөлназ Белголова – үзе дә күпкырлы талант иясе, җырлар яза. Кечкенәдән җыр-моң сөюче гаиләдә тәрбияләнеп үскән, сәхнәдән төшмәгән остаз “Ак җилкән”нең репертуарына бик җитди карый. Аның укучылары халкыбызның милли җырларын өйрәнә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек классик шагыйрьләр сүзләренә язылган җырларны да яратып башкара. Шулай ук, якташлары, композитор Әкрам Даутовның моңа кадәр билгеле булмаган әсәрләрен тамашачы игътибарына чыгара.
 
“Безнең ансамбль беренче тапкыр 2019 елның февралендә башкалада үткән “Ир-егетләр нәрсә хакында җырлый?” бәйгесендә зур сәхнәдә чыгыш ясады. “Ак җилкән” анда катнашкан иң яшь ансамбль булды. Малайлар, өлкән яшьтәге абыйларның чыгышларына сокланып, илһам, дәрт алып кайтты. Алар өчен бу зур бәйрәм булды. Хәзер инде үзләрен сәхнәдә кыю тоталар, район, республика, Бөтенрусия бәйгеләрендә күп тапкыр лауреат исемнәре алдылар”, – ди җитәкчеләре Гөлназ Ингел кызы.
 
Бүген “Ак җилкән” ансамблендә 6-7нче сыйныфта белем алучы дистәдән артык укучы шөгыльләнә. Сеньтябрьдән коллективка кызлар да кушылган. Узган ел ансамбль өчен аеруча уңышлы булган. “Ак җилкән”леләр, апрельдә Туймазы драма театрында Габдулла Тукай җырларына багышланган конкурста “Пар ат”, “Кырлай”, “Бәйрәм бүген” җырларын башкарып, 1нче урын яулаган. Августта “Бабай утары”нда “Җырлыйк әле” бәйгесендә өлкәннәр коллективлары белән беррәттән уңышлы чыгыш ясаганнар.
 
Ансамбльдә шөгыльләнүче егетләр республика, Халыкара конкурсларда аерым чыгыш ясап та призлы урыннар яулап кына тора.
Күптән түгел “Ак җилкән” ансамбле мәктәп сәхнәсендә укытучылар, әти-әниләр өчен йомгаклау концерты белән чыгыш ясады. Дүрт ел дәвамында башкарылган хезмәтнең күркәм нәтиҗәсе һәммәсендә соклану, горурлану хисләре уятуы бәхәссез. Балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә, җырларга өйрәтүче, татар милли моңнарын саклау һәм үстерүгә, билгеле булмаган җырларны танытуга зур өлеш кертүче Гөлназ Ингел кызының тырыш, чәмле булуы нәтиҗәсе дә бу.
 
Җырның канаты бар, дип юкка гына әйтмиләр. “Ак җилкән” киләчәктә дә татар моңнарын таратсын, яңгыратсын!

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: