+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июнь 2022, 11:40

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?

Һәм аны күпме ашарга мөмкин?

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?
Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?
 Табиблар белдерүенчә, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.

Диетологлар бер көн эчендә 100-120 грамм җиләк ашарга киңәш итә. Мондый порция сәламәтлек өчен җитәрлек булачак, дип билгели алар.
Белгечләр җәйге җиләкнең күп кенә файдалы үзенчәлекләргә ия булуын билгели. Анда шикәр һәм калория аз, шуңа күрә аны диетада утыручыларга да рационга кертергә мөмкин.
Моннан тыш, бакча җиләге C витаминына бай, бу иммунитет һәм организмның тонусын саклау өчен файдалы. Шулай ук ул тире, тырнаклар һәм чәчләрнең сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясый, чөнки анда кремний күп.
Әмма бакча җиләге иң көчле аллерген булып тора. Хәтта аллергиядән беркайчан да җәфа чикмәгән кешеләрдә дә аңа реакция барлыкка килергә мөмкин.

 

 

Фото: klublady.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: