– Мәктәп яны лагеренда быел 50 бала ял итә. Укучыларның ялын күңелле, мавыктыргыч итеп оештыру өчен мәктәп хезмәткәрләре: вожатыйлар, тәрбиячеләр, жыештыручылар, пешекчеләр барлык күңелләрен биреп, тырышып эшлиләр, – дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйрүзә Искәндәрова.
Ял итү үзәгендә укучыларның һәр көне фәһемле чаралар белән баетылган. Мәсәлән, табигать кочагына, авыл клубына, Зәйнәп Биишева музеена, районның янгыннан саклану бүлегенә оештырылган экскурсияләр кызлар һәм малайларга аеруча ошаган. Шулай ук, сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга багышланган кызыклы әңгәмәләр, районның, авылның горурлыгы – Русия Герое Мансур Миңнебай улы Рәфыйков белән очрашу укучыларда онытылмас хатирәләр калдырган. Әлбәттә, җәйге ялны спорт уеннарыннан башка күз алдына да китереп булмый. Көндезге лагерьда ял итүчеләр җәйге спартакиада, футбол, пионербол уеннарында бик теләп катнаша. А. С. Пушкин әсәрләренә әкиятләр, театрлаштырылган тамашалар, “Могҗизалар кыры”, “Лагерьның Мисс һәм Мистеры” бәйгеләрендә укучылар җитезлектә, зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашкан.
Бик күп матур чараларга бай булган җәйге лагерь көннәре балаларга яңа уку елына җитәрлек көч-куәт, укуга дәрт өстәсен.