-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июнь 2022, 14:45

Кандра укучылары туган тел дәресләрен ярата!

Моның сере, беренче чиратта, балаларның укытучылары Ләйсән Әзеһәмованы яратуына бәйледер, мөгаен.

Кандра укучылары туган тел дәресләрен ярата!
Кандра укучылары туган тел дәресләрен ярата!

Туймазы районының Әсгать Мир­заһитов исемендәге Кандра 2нче мәктәбе укучылары белән очрашу вакытында күпләрдән татар теле дәресләрен яратулары турында ишеттек. Кызлар һәм малайлар белән аралаша, якыннан таныша торгач, бу фәннән район, республика күләмендә яуланган уңышлары бихисап булуын аңладык. Моның сере, беренче чиратта, балаларның укытучылары Ләйсән Әзеһәмованы яратуына бәйледер, мөгаен.

Ике дистә елдан артык укучыларын туган тел серләренә төшендерүче Ләйсән Фәүзәл кызы һәрвакыт эзләнүдә. Мөгаллимә дәресләрендә телгә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү максатында төрле алымнар куллана. Укучыларны татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, милли уеннары, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре белән таныштыруга зур игътибар бирә. Ул һәр дәрескә җентекләп әзерләнә, төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый, дәресләрне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырыша. Укучылар белән дәрестә генә түгел, тәнәфестә, дәрестән соңгы чараларда да туган телдә сөйләшә. Әлбәттә, тырышлык уңай нәтиҗәләр бирә. Аның укучылары мәктәп, шәһәр дәрәҗәсендә үткәрелүче төрле матур чараларда актив катнаша, уңышларга ирешә.

– Балага туган телне ярату тойгысы әти-әнидән күчә. Әгәр өйдә туган телдә сөйләшәләр, җыр-моңнарны тыңлыйлар, гореф-гадәтләребезгә ихтирам күрсәтәләр икән, бала дәресләргә дә яратып йөри, актив катнаша, биремнәрне чишә, – ди Ләйсән Фәүзәл кызы. – Бәхеткә, андый укучыларым күп. Аларның берсе – 4нче сыйныф укучысы Илшат Закиров. Кечкенәдән шигырьләр сөйләргә оста егет, шигърият бәйгеләрендә катнашып, һәрвакыт җиңү яулый. Ике ел рәттән “Җанлы сүз” республика конкурсы призеры булуга иреште. Илшат шигъри марафоннарда, флешмобларда бик теләп катнаша. Спектакльләрдә оста уйный. Аның әти-әнисе дә милли җанлы кешеләр, өйдә тик туган телдә сөйләшәләр.

Әлбәттә, заман шартларында ана телен укытуның никадәр тырышлык, түземлек, эзләнүләр таләп итүче хезмәт икәнлеге беребезгә дә сер түгел. Монда балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эзмә-эзлекле эш алып барырга кирәк. Ләйсән Әзеһәмова кебек мөгаллимәләр канат астында Илшат кебек тырыш укучылар тәрбияләнгәндә, телебезнең киләчәге өметле булачак әле!


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: