-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
23 июль 2022, 15:00

Эссе капкан кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Истә тотыгыз, кояш яисә эссе суккан очракларда беренче ярдәм бик тиз күрсәтелергә тиеш.

Эссе капкан кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
Эссе капкан кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
Беренчедән, авыруны туры кояш нурларыннан ышык урынга күчереп утыртырга яисә яткырырга кирәк.  Икенчедән, су эчерү һәм температурасын төшерү мөһим. Аннары – ашыгыч ярдәм машинасын чакырту яисә үзегезгә авыруны дәваханәгә илтү. Истә тотыгыз, кояш яисә эссе суккан очракларда беренче ярдәм бик тиз күрсәтелергә тиеш.

Табиблар кояш яисә җылы сукмасын өчен түбәндәге киңәшләрне бирә.
– Көндез кояш нурлары аеруча актив вакытта урамда йөрмәскә (11:00 - 17:00).
– Су эчегез. Суны тигез пропорцияләрдә көн дәвамында эчәргә кирәк. Аны хәтта чәй, кофе, баллы эчемлекләр урынына эчәләр.
– Әзрәк ашарга тырышыгыз. Артык тозлы, кыздырылган, яисә майлы ризыклардан тыелыгыз.
– Кондицонерлар, вентиляторлар астында артык күп утырмагыз. Беренчедән, салкын тияргә мөмкин. Икечедән, температураның кинәт үзгәрүе организм өчен көчле стресс, бу исә эссе сугу куркынычын тагын да арттыра.
– Башыгызга киеп йөрегез, чөнки кояш нурлары башка аеруча нык тәэсир ясый.
– Актив спорт белән шөгыльләнүне көннең кызу вакытына планлаштырмагыз.
– Мөмкинлегегез булса, көненә берничә мәртәбә салкынча душ керегез. 


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: