+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
1 ноябрь 2022, 07:15

12 укучы ана телен сайлаган!

Исмаел мәктәбенең 9нчы сыйныфы төп дәүләт имтиханнарына әзер­ләнә.

12 укучы ана телен сайлаган!12 укучы ана телен сайлаган!
12 укучы ана телен сайлаган!
Яңа уку елының беренче чиреге дә тәмамланып килә. Җәйге каникулларда рәхәт­ләнеп ял итеп, көч туплап килгән кызлар һәм малай­ларның тырышып укуга бирелгән чагы. Күптән түгел нәкъ шундый чәмле, актив укучылар белән үзебез танышып кайттык. Дүртөйле районының Исмаел мәктә­бендә бүген 209 укучы белем ала. Төрле милләт балалары укыган мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә яратып йөргән укучылар күп булуы аеруча сөенечле. Тугызынчы сыйныфта белем алучы 27 укучының 12се төп дәүләт имтиханында татар телен сайлавы да горурланырлык күрсәткеч. Әлбәттә, бу – аларга белем бирүче укытучының хезмәт нәтиҗәсе. Биредә балаларга ана теле дәресләрен республиканың иң яхшы укытучысы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсы җиңүчесе Ләйсән Морзаева укыта.
Мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булган Ләйсән Имаметдин кызы тугызынчы­ларның сыйныф җитәкчесе дә әле.
– Быел тугызынчы сыйныфта 8 егет, 19 кыз укый. Алар барысы да мәктәп тормышында актив катнаша, укуга да бик җитди карый. Укучыларым чараларда, олимпиадаларда гына катнашып калмый, фәнни проектлар башкарып, аларны уңыш­лы яклый. Әлеге вакытта төп дәүләт имтиханнарына әзерлек бара, анда да сынатмабыз, дип уйлыйм, – ди мөгаллимә.
Мәктәптә 2018 елда ачылган “Үсеш ноктасы” уңышлы эшләп килә.
“Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкин­лек­ләрен киңәйтә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. “Технология”, “Информатика”, “Тормыш хәвефсез­леге нигезләре” фәннәре буенча яңа укыту һәм тәрбия ысуллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге фәннәр буенча гомуми белем бирү программаларын укучылар яңар­тылган матди-техник база нигезендә өй­рәнә. Үзәкнең эш­чәнлеге дәрес­тән тыш сәгатьләр, өстәмә белем бирү, проект һәм тикшеренү эшчәнлеген дә күз уңында тота. “Үсеш нокта­сы”нда башлангыч сыйныф укучылары да үзлә­ренә кызыклы шөгыль таба. Дәрестән тыш вакытларда алар “Лего” конструкторларын җыя, шахмат, шашка уеннарында осталыгын арттыра.
Кызлар һәм малайлар мәктәптә оештырылган чараларда, ярышларда катнашулары, туристик походка чыгулары турында аеруча ялкынланып сөйләде. Шунысы мөһим, андый чараларда балалар белән бергә укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә бик теләп катнаша. Әйтик, “Яңа ел гаилә уеннары”нда 5-8нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән тау шууда ярышса, югары сыйныфлар хоккей уенында көч сынаша. Зур бәйрәм кебек узган көзге ярминкәләргә дә мәктәп укучылары белән бергә бөтен авыл халкы җыела. Ветеран укытучыларны, өлкәннәрне котлау да белем учагында матур традициягә әйләнгән. Мәктәптә еш кына укучыларны милли рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар оештырыла.
Әйе, бүген Исмаел мәктәбе педагог­лары һәм аларның укучылары кызыклы, мавыктыргыч эшләр белән мәшгуль. Бердәм иҗади коллектив, тырыш укучылары, бигрәк тә, кайгыртучан укытучылары булган мәк­тәпкә тагын да зуррак уңышлар телибез.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас