Соңгы елларда балалар катнашлыгында булган юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү очраклары һич кимеми, ә инде велосипедлардан, мопедлардан, мокиклардан тыш, яңадан-яңа хәрәкәтләнү чаралары, аеруча электросамокатлар да хасыйл булгач, бу хәвеф тагын да артты.
Караидел районында әлеге мәсьәлә элек-электән аеруча игътибар үзәгендә булды һәм бу бүген дә шулай булып кала. Районга соңгы баруыбызда безнең игътибарны хакимият бинасы каршында ук төзелгән автошәһәрчек, андагы тукталышлар, заправка, мәктәп, ДПС посты макетлары, чын юл чатларындагы кебек янып-сүнеп торучы кечкенә светофорлар җәлеп итте. Хакимият башлыгы Айдар Шәйдуллин аны безгә үзенең бүлмәсеннән аеруча зур бер горурлык белән күрсәтте.
– Әнә, күрәсезме юл аша гына төзелгән шәһәрчекне? – дип сорады Айдар Әнгам улы. – Караидел балаларының, укучыларының хәзер үз автошәһәрчеге бар! Сабыйлар катнашлыгындагы аварияләр турында ишеткәндә һәрберебезнең йөрәге кысылып, өзгәләнеп куя, чөнки бу хәлләр, нигездә, өлкәннәр гаебе белән була. Балалар травматизмы проблемасы – балалар проблемасы түгел, аның өчен өлкәннәр җаваплы, шуңа күрә без үсеп килүче буынны да юл йөрү кагыйдәләренә, хәвефсезлек чараларына кечкенәдән үк өйрәтергә тиеш!
Бераздан без, “Кызыл таң” журналистлары, автошәһәрчеккә кечкенә сабыйлар төркеме якынлашуын күреп, алар белән танышырга ашыктык. Балалар район үзәгендәге 1нче “Кояшкай” балалар бакчасыннан уртанчы яшь төркеме булып чыкты. Төркем тәрбиячесе Татьяна Климина белән аның ярдәмчесе Анна Нәҗмиева бирегә сабыйларны ешрак алып килергә, аларның аңына юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныграк сеңдерергә тырышалар икән. Безнең куллардагы “Әллүки” журналларын күрүгә үк: “О-о-о, беләбез “Әллүки”не, беләбез, алдырабыз, укыйбыз, эшебездә кулланабыз!” – дип җаваплады апалары.
Без сөйләшеп торган арада кулларыбыздагы журналларның шук һәм җитез балалар кулына ничек күчеп беткәнен абайламый да калдык. Арытаба алар, һәрберсе үзенең журналы белән мактаныша-мактаныша, каз бәбкәләре кебек тезелешеп, юл аша “зебра” кичүеннән генә үтеп, автошәһәрчектәге күпсанлы макетлар янына юлланды.
Фәнис ГӘРӘЕВ.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.