+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
7 декабрь 2022, 11:35

“Туган тел дәресләрен яратабыз!”

Уфа районының А. М. Алымов исемендәге Михайловка урта мәктәбендә укучылар тырышып туган телне өйрәнә.

“Туган тел дәресләрен яратабыз!”“Туган тел дәресләрен яратабыз!”
“Туган тел дәресләрен яратабыз!”
Уфа районының А. М. Алымов исемендәге Михайловка урта мәктәбендә укучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләренә аеруча яратып йөри, күңел биреп, тырышып туган телне өйрәнә. Укытучылары Динара Харисова балалар ана телен, халкыбызның матур тради­цияләрен, йолаларын белеп үссен өчен тырыша. Тәҗрибәле мөгал­лимәнең укучылары укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешә, шәһәр, республика конкурсларында лаеклы чыгыш ясый.

“Укучыларым бик теләп мәктәп, район һәм республика күләмендә татар телендә уздырылган чараларда, бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый. Аеруча 2-3нче сыйныф укучылары актив. Мәсәлән, “Балачактан миңа таныш” республика бәйгесендә, “Көз – алтын вакыт” III Республика ачык иҗат бәйгесендә Милана Степанова җиңүче булды. Таһир Гайсин, Арина Васильева, Камилә Исмаева, Равил Колахмәтов, Эмилия Хатмуллина, Данияр Исламов, Эльнара Корбанова, Ясминә Имашева бөек татар классикларының шигырьләрен яттан беләләр, туган телдә җырлар башкаралар. Мәктәптә һәм район күләмендә узган “Туган телем – иркә гөлем”, “Тукай безнең күңелләрдә”, “Милли кием көне” кебек бәйрәмнәр дә алар катнашлыгыннан башка узмый. 2нче сыйныф укучылары Карине Григорян белән Алихан Заһретдинов та, башка милләт вәкилләре булуларына карамастан, һәр чарада актив катнашалар. Укучыларымның әти-әниләре дә балаларының туган телләрен теләп өйрәнүенә сөенеп бетә алмый, шуңа күрә дә үзләре дә чараларда ярдәм итә”, – ди укучылары белән горурланып, Динара Радик кызы.

Шунысы сөенечле, әлеге мәктәптә туган телне өйрәнүче кызлар һәм малайлар “Әллүки”не яратып укый, басмага ел саен языла. Укытучылары билгеләвенчә, эчтәлекле, төсле журнал дәресләр үткәрү өчен бик отышлы. Хикәяләрен, әкиятләрен укып фикер алышу балаларга аеруча ошый.
Михайловка урта мәктәбе укучылары журналга 2023 елның беренче яртысына да язылып куйган. Димәк, дәресләре, төрле бәйрәм чаралары “Әллүки” белән бергә тагын да кызыклырак үтәчәк!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас