+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
7 декабрь 2022, 06:50

Уңыш тырышларга елмая!

Шаран районында иҗат, фән, спорт белән шөгыльләнүче, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешүче сәләтле кызлар һәм малайлар бик күп

Уңыш тырышларга елмая!Уңыш тырышларга елмая!
Уңыш тырышларга елмая!
Шундыйларның берсе – Алинә Ибәтуллина. Ул Мичурин урта мәктәбендә 10нчы сыйныфта белем ала. Сәләтле кыз – әти-әнисенең һәм укытучыларының горурлыгы. Алинә мәктәптә, районда узган барлык чараларда һәм ярышларда актив катнаша. “Энҗе” бию төркеменә йөрергә дә вакыт таба, заманча һәм халык биюләрен яратып бии. Тырыш кыз, шулай ук, спортта да уңышка ирешә. Волейбол һәм баскетбол ярышларында даими катнаша, алар команда белән бергә районда берничә тапкыр җиңү яулады. Моннан тыш, аның шәхси спорт казанышларында 2018 һәм 2021 елларда ГТО нормативларын уңышлы тапшырып алган алтын значоклары, Мактау грамоталары бар. Алинә бары тик яхшы билгеләргә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша һәм призлы урыннар яулый. Ул Гагарин кубогы мәктәп олимпиадасында катнашып, матур күрсәткечләргә иреште: әдәбият һәм физкультура буенча – мәктәп этабында, физкультура буенча муниципаль этапта җиңүче булды. Әлбәттә, Алинәнең уңышларында физкультура укытучысы Лариса Миңнекәева, урыс теле hәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Сәлимгәрәева, технология укытучысы Әлфия Кинҗәбаеваның хезмәте ята.

Сәләтле укучы, шулай ук, “Территория успеха” бәйгесенең төбәк этабында җиңеп, укучылар үзидарәсе лидерларының Бөтенрусия форумында катнашу бәхетенә иреште. Форум 25 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр “Артек” халыкара балалар үзәгендә узды.
– Форум безнең өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Анда укучыларның талантларын ачарга ярдәм иткән төрле чаралар үткәрелде. Лагерьда лекцияләр һәм дәресләр уен формасында укытылды. Севастопольгә патриотик экскурсиядә булу, “Мамай курганы” тарихи урынны күрү онытылмаслык тәэссоратлар калдырды, – ди Алинә.
Сәләтле кызның киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. Ул Екатеринбургтагы МЧС югары уку йортына керергә җыена. Без дә аның бу хыялы чынга ашуын телибез. Уку һәм хезмәт барысын да җиңә!

Альбина Маннапова,
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас