+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
3 гыйнвар 2023, 09:45

Әмилә белән Элинадан үрнәк алыйк!

Уфа районының Булгаково лицеенда туган телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирелә.

Әмилә белән Элинадан үрнәк алыйк!Әмилә белән Элинадан үрнәк алыйк!
Әмилә белән Элинадан үрнәк алыйк!
Бүген әлеге белем учагында 116 укучы татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп йөри. Кызлар һәм малайларда туган телгә сөю уятучы Ризеда Мөхәммәтҗанова укучылары белемле, мәдәниятле шәхесләр булып үссен өчен күп көч сала.

Биредә укучыларның ана теле дәресләренә яратып йөрүе аларның уңышларында да чагыла. 7нче сыйныфта белем алучы Әмилә Мөхәммәтҗанова һәм 8нче сыйныфта укучы Элина Минһаҗева, мәсәлән, нинди генә бәйгедә катнашасалар да, һәрвакыт җиңүчеләр исемлегендә. Бу сәләтле кызлар төрле иҗади конкурсларда, татар, башкорт телләре буенча район олимпиадаларында беренче урыннарны яулап килә.
Быелгы уку елында да кызларның уңышлары сөенерлек: Әмилә татар теле һәм әдәбияты буенча, шулай ук, Гагарин Кубогына башкорт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының район этабында – җиңүче, технология буенча призер булган. Сәләтле кызлар икесе дә “Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә актив катнаша. Элина “Муса Җәлил укулары” бәйгесендә оста итеп шигырь сөйләп, 1нче урынга лаек булган.
Әлбәттә, тырыш кызларның җиңүләрендә укытучылары Ризеда Мөхәммәтҗанованың хезмәт өлеше зур. Укучылары бәйгеләрдә уңышка ирешсен өчен мөгаллимә күп вакытын бүлә һәм хезмәт тәҗрибәсен эшкә җигә.
Кызлар буш вакытларын бик мавыктыргыч һәм файдалы үткәрергә тырыша. Элина спорт белән дус, чаңгыда, тимераякта шуарга ярата. Әмилә өйдә әнисенең зур ярдәмчесе – телне йотарлык камыр ризыклары пешерә, буш вакытында бәйләм бәйләргә дә өлгерә.
– Мин буш вакытымда кызыклы китаплар укыйм. Әле күптән түгел генә шарф бәйләдем. Галия апам белән Рәзил абыем кайтуга тәмле коймаклар пешереп куям, – ди Әмилә.
Тырыш кыз, әнисе Ризеда Усман кызы кебек, укытучы булырга тели.
Тел – белем ачкычы, акылның баскычы, дигән бик фәһемле мәкаль яши халыкта. Бу җәһәттән шәһәр мохитендә тәрбияләнүче Әмилә белән Элинаның туган телебездә чиста, матур сөйләшүе дә сокландырды.
Телләргә маһир кызларның киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас