+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
4 гыйнвар 2023, 09:20

Горурланырлык уңышларыбыз бар!

Затон бистәсендә урнашкан Уфаның 4нче мәктәбендә укытучылар һәм укучылар белән очрашу һәрвакыт күңелле.

Горурланырлык уңышларыбыз бар!Горурланырлык уңышларыбыз бар!
Горурланырлык уңышларыбыз бар!
Биредә безне якын дусларыбыз каршы ала. 1950 укучы белем алган мәктәптә дустанә мөнәсәбәт, аерым бер җылылык сизелеп тора. Бу белем учагының үзенчәлеге шунда – шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телне өйрәнү, мәдәниятебезне, гореф-гадәт­ләрне белеп үсү мөмкинлеге булуы.

Агымдагы уку елында биредә 680 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Шунысы мөһим, 4нче мәктәптә ана телен 1нчедән алып 11нче сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Аларга белем бирүче Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы Лилия Кәримованың хезмәте мәктәптә оештырган бихисап чараларда, укучыларның уңышларында ачык чагыла. Балалар үз туган телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен тынгысыз мөгаллимә барлык тырышлыгын сала. Әйтергә кирәк, Лилия Галинур кызы үзе дә, аның укучылары да һәр Яңа елны матур уңышлар белән каршылый. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтүче тәҗрибәле педагогның хезмәте республика һәм шәһәр күләмендә югары бәяләнә. Узып баручы елда аның өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды: яраткан хезмәтенә күңел биреп эшләүче укытучы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Лилия Галинур кызының укучылары да шәһәрдә һәм республикада үткән төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый, әледән-әле призлы урыннар яулый. Быел 11нче сыйныфта укучы Артур Ахуновның уңышлары белән укытучысы да бик горурлана. Тырыш егет татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм шәһәр олимпиадасында беренче урын яулаган. Әлеге вакытта алар укытучысы белән бергәләп республика олимпиадасына әзерләнә. “Илһам” иҗат бәйгесендә шигырь сөйләп, район күләмендә җиңүче булган Артур мәктәптәге КВН командасының капитаны да әле. Аның җитәкчелегендәге команда быел “Шаяниум” шаяннар һәм тапкырлар конкурсында беренчелекне беркемгә дә бирмәгән.
10нчы сыйныфтан Рида Хөснетдинова, Эльза Гарифуллина һәм Әбүбәкер Хәсәнов татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, призер булганнар. Алар берсе дә туган тел дәресләрен калдырмый.
– Мин 1нче сыйныфтан татар теле дәресләренә бик теләп йөрим. Бәйгеләрдә, төрле чараларда катнашырга яратам. Лилия Галинуровна дәресләрне мавыктыргыч, бик җанлы үткәрә. Әле тырышып республика олимпиадасына әзерләнәбез, анда да сынатмаска иде исәбем, – ди Артур.
Лилия Галинур кызы Кәримова укучыларында туган телгә сөю уятып кына калмый, милли матбугатны укып, төрле яклап үсешкән шәхесләр тәрбияләүгә зур көч сала. Шуңа да башкаланың бу мәктәбендә “Әллүки” журналын яратып укучы дусларыбыз байтак. Алар алдагы елның беренче яртысына да журналга дәррәү язылды. Димәк, балаларның теле генә түгел, күңеле дә бай һәм матур булачак.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас