+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 гыйнвар 2023, 11:25

“Янып тора кызыл миләш тәлгәшләре...”

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә бөек урыс шагыйрәсе Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара узды.

“Янып тора кызыл миләш тәлгәшләре...”
“Янып тора кызыл миләш тәлгәшләре...”

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында бөек урыс шагыйрәсе Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышланган “Янып тора кызыл миләш тәлгәшләре...” дип аталган әдәби-музыкаль чара узды.

Бу көнне китапханәгә кунакка 5нче лицейның 8 “Б” һәм 8 “Г” сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр балаларга талантлы шагыйрәнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, аны тәрбияләүдә әти-әнисенең роле турында сөйләде. Цветаеваның беренче шигырьләр җыентыгының дөньяга чыгуы һәм беренче шигъри уңышы, эмиграциядәге тормышы һәм Ватанны сагынуы турында сөйләгәнне дә укучылар бик ихлас тыңлады.
Чараны бик кызыклы һәм фәһемле презентация тулыландырды. Очрашуда катнашучылар Марина Цветаева шигырьләрен актриса Алиса Фрейндлих укуында тыңлады.
Кунагыбыз – автор-башкаручы, “Сентябрь” үзешчән җырлар клубы әгъзасы Елена Степанова башкаруында “Мне нравится, что вы больны не мной…”, “Под лаской плюшевого пледа”, “Хочу у зеркала, где муть” романслары күңелгә үтеп керерлек яңгырады. Шагыйрәнең иҗаты һәм шәхесе беркемне дә битараф калдырмаганын укучыларның ачык йөзләреннән, җитди, кызыксынучан карашларыннан аңларга була иде.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
китапханә мөдире.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: