+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 гыйнвар 2023, 13:20

Яшь талантлар “Тургай”да канат ныгыта!

“Тургай” телевизион бәйгесе – республикабыздагы җыр-моңга сәләтле балаларга талантларын үстерергә, зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирүче проект.

Яшь талантлар “Тургай”да канат ныгыта!
Яшь талантлар “Тургай”да канат ныгыта!
“Туган тел” телеканалында оештырыл­ган “Тургай” телевизион бәйгесе – республикабыздагы җыр-моңга сәләтле балаларга талантларын үстерергә, зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирүче проект. Аның авторы, оештыручысы, режиссеры – сәләтле педагог, музыка белгече, автор-башкаручы Лилия Вахитова. Лилия Мирсат кызы үзе дә бик матур җырлар иҗат итә, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Ул гына да түгел, Башкорт­станның төрле төбәкләрендә яшәүче яшь һәм өлкән буын талантларны барлап, аларны үстерүдә бәяләп бетергесез зур эш башкара.

Республика халкына ул өлкәннәр өчен “Сәләт” музыкаль проекты җитәкчесе буларак та яхшы таныш. Шунысы игътибарга лаек, сәләтле балаларны һәм өлкән яшьтәге үзешчәннәрне ачу, аларны тамашачыга таныту максатыннан оештырылган бу ике фестивальнең дә популярлыгы, даны елдан-ел арта.
Узган ел ахырында башкалабызда “Тургай” төбәк телевизион конкурсы җыр-моң яратучы кызлар һәм малайларны алтынчы тапкыр башкалага – Гала-концертка җыйды. Аны бик оста итеп Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов һәм Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева алып барды. Бәйрәм концертында җыр-моң яратучы кызлар һәм малайларның һәркайсы үз чыгышында ел дәвамында ирешелгән күмәк хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтте. Декабрь ахырында чагу тамашаны “Туган тел” телеканалыннан караучылар яхшы белә: тамаша бу юлы да мавыктыргыч, җанлы оештырылган иде.

Фестивальнең Гран-приена Уфа шәһәреннән Рада Мусина лаек булды. Шунысы мөһим: фестивальдә катнашучы бер генә бала да читтә калмады, алар лауреатлар булды, дипломнар, грамоталар, бүләкләр алды. Бәйгедән-бәйгегә калыная баручы портфолиоларында урын алган “Кызыл таң” гәзитенең Рәхмәт хатына да бик сөенде алар.
“Фестивальдә төрле шәһәр һәм районнардан 12 бала катнашты. Бәйгечеләр саны, башка еллардагы белән чагыштырганда, азрак булды. Аның каравы, алар барысы да музыка мәктәпләрендә белем алучы, төрле җыр конкурсларында бихисап җиңүләр яулаган балалар. Мәсәлән, Риана Хәлиуллина һәм Камил Газизов – фестивальнең төрле еллардагы Гран-при ияләре. Бу юлы алар дуэт буларак бик матур һәм үзенчәлекле итеп чыгыш ясады. Дүртөйледән Дарина Мостафина, Нефтекама шәһәреннән Әмир Яримов, Шаран кызлары Кадрия һәм Фидалия Инсафетдиновалар, Салават шәһәреннән Богдан Сәфәргалиев, Борайдан Әнвәр Галиев, Чишмәдән Самира Әминова, Уфа кызы Азалия Зарипова һәм Татарстанның Яр Чаллы шәһәре кызы Лилиана Зарипова үзләрен инде сәхнәдә бик кыю, чын артистларча тота. Ә Гран-прига лаек Рада Мусина – исә искиткеч моңлы тавышлы кыз, һәр җырны бирелеп, чын күңелдән башкара.

Фестивальдә катнашучылар – барысы да җиңүче! Ата-бабаларыбызның күңел җәүһәрләренә, моңнарына тартылучы бу балалар халкыбыз җырларына яңа сулыш бирә, аларны яшәтә”, – ди Лилия Мирсат кызы.

Нәни тургайларның очар биеклеге югары, яулыйсы үрләре алда булсын!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
 

Фото Лилия ВАХИТОВАның шәхси архивыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: