+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 гыйнвар 2023, 11:15

Миловка мәктәбен уңай үзгәрешләр көтә

Республикада төрле милләт балалары бергә дус, тату яшәп, белем алган мәктәпләр байтак.

Миловка мәктәбен уңай үзгәрешләр көтә
Миловка мәктәбен уңай үзгәрешләр көтә
 Күптән түгел шундый “дуслык йорты”ның берсендә – Уфа районының Миловка мәктәбендә булып, анда укучы кызлар һәм малайлар белән якыннан танышып кайттык. Төрле милләт балалары белем алучы мәктәпне, чын мәгънәсендә, милләтләр дуслыгына нигез салучы балалар үзәге дияргә дә була.

Әлбәттә, төрле милләт вәкилләре тәрбия һәм белем алган уку йортының эчке тормышы бай һәм кызыклы булуы белән аерылып тора. Иң мөһиме – әлеге мәктәп бусагасын атлап кергән һәр бала “дуслык” төшенчәсенең мәгънәсен беренче дәресләрдә үк аңлап ала һәм гомерлеккә күңел дәфтәренә язып куя.
Бүген Миловка мәктәбендә 711 укучы белем ала, балалар ике авылдан килеп укый. Аларның 98е татар телен туган тел буларак өйрәнә. Биредә 2013 елдан татар теле һәм әдәбиятын тәҗрибәле белгеч Дамир Дәүләтгәрәев укыта.

– Туган тел дәресләренә укучылар теләп йөри. Татар теле атналыгы милли чараларга аеруча бай була, нәкъ аларда кызлар һәм малайларның сәләте ачыла. Бердәм, тырыш укучыларым укуда да сынатмый. Мәктәптә, районда узган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар алабыз. Быел татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 8нче сыйныф укучысы Олеся Арсланова һәм 9нчы сыйныф укучысы Камилә Мугатабарова призер исемен яуладылар, – ди Дамир Ригать улы.

Әйтергә кирәк, башкалага якын урнашкан Миловка мәктәбендә укучылар саны артканнан-арта. Мәктәп бинасы зур, ике катлы булса да, укучылар икешәр сменада укырга мәҗбүр. Шунысы сөенечле: Миловка мәктәбен уңай үзгәрешләр көтә. Быел “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында әлеге белем учагында капиталь ремонт үткәреләчәк. Укучыларга матур бинада, уңайлы шартларда белем алуы күңеллерәк тә, кызыклырак та булачак.
 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: