+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
28 февраль 2023, 09:45

Китап – иң зур бүләк!

“Китап кешене дөрес фикер йөртергә, яхшыны начардан аерырга, гадел булырга, тормышта дөрес юл табарга өйрәтә”, – ди әбием.

Китап – иң зур бүләк!Китап – иң зур бүләк!
Китап – иң зур бүләк!
Мин 1нче сыйныфтан мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәм. Өйдә әти-әнием һәм бертуган абыем белән дә татар телендә аралашабыз. Минем әбием татар телендә сөйләшкәнне, радиодан татар җырларын тыңлаганны, кычкырып китап, журнал укыганны ярата.

“Китап кешене дөрес фикер йөртергә, яхшыны начардан аерырга, гадел булырга, тормышта дөрес юл табарга өйрәтә”, – ди әбием. Бәләкәй чагымда әбием укыган әкиятләрне йотлыгып тыңлый идем.

Безнең өйдә кечкенә китапханә бар. Китапханә хуҗасы – мин. Хуҗа буларак, китаплар исемлеген төзедем, аларны алфавит буенча тезеп куйдым. Кечкенә булса да, китапханәмдә 37 китап бар. Менә аларның авторлары: М. Җәлил, Г. Тукай, Ә. Фәйзи, А. Волков, А. Гайдар, Л. Гераскина, В. Голявкин, В. Осеева, Э. Успенский. Миңа Валентина Осееваның хикәяләре бик ошый. 4нче сыйныфта укыганда Аркадий Гайдарның китапларын сыйныфташларыма да биреп тордым. Шуны әйтәсем килә: минем үземнең дә китапларым бар. Аларда альбом битләренә язылган табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар. Алар үзем төшергән сурәтләр белән бизәлгән. Минем өчен иң кадерле китаплар алар. Үз гомерендә кулына китап алып укымаган кешеләр дә бардыр. Мин андыйларны кызганам.

Әле без дәрестә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр укыйбыз. Мәктәп китапханәсендә, музейда үткәрелгән сыйныф сәгатьләрен тыңлыйбыз. Минем китапханәдә А. Алишның бер китабы да юк, шуңа күрә мин аның китапларын бик теләп сатып алыр идем. Бу теләгемне әтиемә әйттем. Нигә аңа, дисезме?! Чөнки озакламый 8 Март бәйрәме! Ә әтием белән абыем безгә һәрвакыт бүләкләр әзерлиләр. “Нәрсә алыйм икән?” – дип аптырап тормасыннар әле!

Айзилә ЗАКИРОВА,

5нче сыйныф укучысы.

Туймазы районының Гафур урта мәктәбе.
 

Фото Айзилә Закированың шәхси архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас