+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
2 Марта 2023, 04:15

Башкортстан укучылары җиңү белән кайтты!

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада безнең кызлар һәм егетләр югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Башкортстан укучылары җиңү белән кайтты!Башкортстан укучылары җиңү белән кайтты!
Башкортстан укучылары җиңү белән кайтты!
14-17 февральдә Казанда 8-11нче сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Русиянең 28 төбәгеннән туган телне яхшы белүче 187 укучы көч сынашты.

Быел олимпиадага Әстерхан, Свердловск, Саратов, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Омск, Ырынбур, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Карелия республикалары, Красноярск, Пермь крайларыннан укучылар килгән иде.

Безнең республикадан төбәкара олимпиадада 26 укучы катнашты. Алар – быел Уфада узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.
Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр беренче көнне татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы белемнәрен исбатласа, олимпиаданың икенче көнендә “Педагог һәм остаз елы”на багышланган иҗади бәйгедә осталык күрсәтте.

Бәйге Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Шунысы сөенечле: укучыларыбыз Казанда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бүздәк районы Каран мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы – Зөлфия Мансурова) быел да татар әдәбияты буенча җиңүче исеменә лаек булды. Калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Әйтергә кирәк, аларны бәйгегә төбәкнең иң көчле, тәҗрибәле укытучылары әзерләде. Бу көннәрдә укытучылар өчен аерым чаралар булуы да бик мөһим. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе белгечләре һәм дәреслекләр авторлары белән очрашу да бик җанлы узды, ди педагоглар.
Төбәкара олимпиадада катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде. Җитди бәйгедән тыш, конкурсантлар Казанның берничә театрында булып, искиткеч тәэссоратлар алган.

Бүздәк районының Каран мәктәбе укучысы Дарина Ергизова Казанда берничә ел рәттән җиңү яулады. Һәм бу очраклы түгел. Каран мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытуга, укучылар белән иҗади эшләүгә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, бу күрсәткечләрдә республикада абруйлы, талантлы, заманча карашлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурованың өлеше зур.

– Безнең Даринабыз җиңүче булды! Даринага яңадан-яңа уңышлар, бәхетле гомер теләп калабыз! Син – бу җиңүгә лаек укучы! Без барыбыз да синең белән горурланабыз! Бүздәк егетебез Румиль Фазуллин (укытучысы – Зилә Мостафина) – призер! – дип горурлана Зөлфия Җәмил кызы.
Республиканың Федоровка, Бүздәк, Әлшәй, Туймазы, Балтач, Бәләбәй, Илеш, Бакалы, Кыйгы, Дүртөйле, Чакмагыш, Тәтешле, Благовар, Борай, Ярмәкәй, Мишкә районнары һәм Уфа, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре укучылары һәм укытучыларының активлыгын һәм тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу укучылар Казанда да сынатмады, призлы урыннар алды.

– Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Алмаз Мөхәммәтҗановның да булуы бик куанычлы. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча районда – жиңүче, республика этабында призер булды, ә хәзер төбәкара олимпиадада да призер булу бәхетенә иреште.

Алмаз – чын күңеленнән туган телен яратучы, аның нечкәлекләрен теләп өйрәнүче бик сәләтле егет. Хәзер аның алдында – Халыкара олимпиада. Без аңа алга таба да уңышлар телибез! –дип сөенече белән бүлешә Ярмәкәй районы Иске Турай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Кәримова.

Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!

Укучыларыбыз Халыкара олимпиадада да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтыр, дип ышанабыз!

 
 
 
Фото Зөлфия Мансурованың шәхси архивыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас