+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
2 март 2023, 04:45

Якты киләчәк мәктәп бусагасыннан башлана

Бүздәк районының Каран авылы мәктәбендә укучыларны көчле шәхес итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Якты киләчәк мәктәп бусагасыннан башланаЯкты киләчәк мәктәп бусагасыннан башлана
Якты киләчәк мәктәп бусагасыннан башлана

 Бүген әлеге мәктәптә 140ка якын укучы белем ала. Монда һәр укучы белән аерым эш алып барыла, аның лидерлык потенциалын үстерүгә, җәмгыятьнең кыйммәтле әгъзасы сыйфатларын тәрбияләүгә зур көч салына.

Биредәге укучылар мәктәп елларында ук үз киләчәгенә төпле нигез сала. Бу нигез, һичшиксез, укытучылар һәм ата-аналарның уртак эше, тәрбия-белем бирү процессы, дәрестән тыш эшләр нәтиҗәсендә булдырыла. Әмма баланың үз теләге дә бик әһәмиятле роль уйный. Шундый көчле ихтыярлы укучыларның берсе – 11нче сыйныф укучысы Тимур Батрутдинов. Заман белән бергә атлаучы егет максатлы рәвештә шәхес сыйфатларын үстерә. 17 яшендә ул – Югары сыйныф укучылары советы президенты, волонтер, активист, “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең әгъзасы, күп кенә конкурс һәм конференцияләр җиңүчесе.
Тимурның сәламәтлеге начар булу сәбәпле, аның гаиләсе авылга күченергә мәҗбүр була. Шау-шу килеп торган шәһәрдән авыл мәктәбенә кайту да егет өчен җиңел бирелми. Өстәвенә, еш авыру һәм дәвалану. Тик Тимурның көчле рухлы булуы аңа алга омтылырга ярдәм итә. Үсә бара ул техника, программалаштыру белән мавыга башлый, аның иң яраткан фәннәре арасында физика да бар. Киләчәк һөнәрен дә ул нәкъ шул юнәлеш белән бәйләргә тели.
Бүздәк районы “Үсеш территориясе. Яңа движ” проектында актив катнаша. Проект кысаларында хәзерге заман укучылары өчен төрле тренинглар, форумнар, осталык дәресләре оештырыла. Тимур Батрутдинов исә – әлеге хәрәкәтнең актив катнашучысы. Нәкъ шунда үткәрелгән форумнарда ул ораторлык осталыгын үзләштерә, кешеләр белән аралашу үзенчәлекләренә ирешә, лидерлык потенциалын көчәйтә. Әлеге көндә аеруча актуаль булган тема – проектлар төзү, аларны яклау буенча белемнәрне дә Тимур шунда туплады. Булдыклы егет, 10нчы сыйныф укучысы Гөлшат Вәлиуллина белән бергә проект төзеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова җитәкчелегендә төбәк этабында беренче урын яуладылар. Күптән түгел егет Башкорт дәүләт аграр университеты уздырган “Югары сыйныф укучылары академиясе” форумында катнашты. Анда да ул үзенең көчле лидер, креатив шәхес һәм җаваплы җитәкче сыйфатларын исбатлап, төркем белән булдырган проектын беренче урынга чыгарды.
Тимурның сүзләре буенча, әле әйтеп үткән барлык казанышлары нигезендә Каран мәктәбе укытучыларының көче, тәрбиясе, биргән белемнәре ята. “Бу мәктәпне аерып торучы үзенчәлек, минемчә, шунда: монда шәхес тәрбияләүгә бик җитди карыйлар. Балаларны мәдәни һәм патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, уңайлы белем бирү процессы тәэмин ителә. Бу мәктәптә, беренче чиратта, синнән тере энциклопедия ясамыйлар, ә яхшы Кеше үстерәләр”, – ди Тимур.

Алина Сабитова,


М. Акмулла исемендәге БДПУның 2 курс студенты.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас