

Ул – халкыбызның борынгыдан килгән, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. “Нәүруз” фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата.
Бәйрәмне “Өмет” түгәрәге җитәкчесе Лениза Гайнетдинова, музыка укытучысы Чулпан Бариева, һәм 2 “Б” сыйныфы җитәкчесе буларак, мин оештырдык. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.
2 “Б” һәм 6 “Б” сыйныфы укучылары оста итеп уйнап, җырлап, биеп, чарада актив катнаштылар, ә вокал түгәрәгенә йөрүче балалар шаян җырлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
Менә шундый матур йолаларыбыз онытылмасын, балалар алар турында белеп-күреп үссеннәр иде.
Дания БИКБУЛАТОВА,
2 “Б” сыйныфы җитәкчесе.
Автор фотосы.