+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Очкын
26 Май , 13:05

Белемле, тәрбияле, эшсөючән алар!

Краснокама районы Куян мәктәбендә хезмәт сөюче, тырыш укучылар белем ала һәм тирә-якта матурлык тудыра белүче, үз эшенә җаваплы караучы укытучылар эшли.

Белемле, тәрбияле, эшсөючән алар!
Белемле, тәрбияле, эшсөючән алар!

Краснокама районы Куян мәктә­бенең ихатасына аяк басу белән үзеңне матурлык һәм муллык дөнь­ясына килеп кергәндәй тоясың. Ике катлы матур бинада урнашкан белем учагының бихисап җимеш куаклары, бакча җиләге, төрле-төрле яшелчәләре, тирә-якны гүзәллеккә төрүче аллы-гөлле чәчәкле бакчасы әллә каян ямь биреп тора. Әле бу чәчәк үсентеләренең күбесе тәрәзә төбендә түтәлләргә чыгару вакытын көтә. Яз аенда да ямен югалтмаган бакчаның җәен тагын да сокланырлык булачагына һич шигебез юк. Без барганда бер төркем кызлар һәм егетләр мәктәп бакчасында үсентеләр утырту белән мәш килә иде.

Димәк, биредә хезмәт сөюче, тырыш укучылар белем ала һәм тирә-якта матурлык тудыра белүче, үз эшенә җаваплы караучы укытучылар эшли.
Куян мәктәбенең тагын бер үзенчәлеге – биредә күптөрле милләт балалары бергә дус, тату яшәп, белем ала. Бүген мәктәптә урыс, башкорт, татар, мари телләрен туган тел буларак өйрәнәләр. Әлбәттә, берничә милләт вәкиле тәрбия һәм белем алган уку йортының эчке тормышы бай һәм кызыклы булуы белән аерылып тора. Иң мөһиме – әлеге мәктәп бусагасын атлап кергән һәр бала “дуслык” төшенчәсенең мәгънәсен беренче дәресләрдә үк аңлап ала һәм гомерлеккә күңел дәфтәренә язып куя.
Тәҗрибәле директор Илфридә Хәйдәрова җитәкләгән мәктәптә 606 укучыга 45 укытучы белем бирә. Бирегә Шәрип, Редькино, Яңа Хаҗи, Баръязыбаш авылларыннан да килеп укыйлар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 198 укучы бик теләп йөри, алар 13 төркемгә бүленгән. 1-9нчы сыйныфларда туган тел дәресләрен иҗади күңелле, талантлы мөгаллимә Гөлназ Гафарова укыта. Гөлназ Фәвәдис кызы белән “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын күптән дуслык җепләре бәйли. Аның тормышчан хикәяләре, кызыклы шигырьләре безнең басмаларда еш басыла. Тәҗрибәле педагогның укучылары да район һәм республикадагы төрле чараларда, олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясый, әледән-әле призлы урыннар яулый. Мәсәлән, Индира Мирзаһитова татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм Халыкара олимпиадада – беренче, Алия Сәетгалиева Халыкара олимпиадада призлы урын алганнар.


Гөлназ Фәвәдис кызы укучыларын матбугатка якынайту өчен зур тырышлык сала: аларның иҗат җимешләрен редакциягә даими җибәреп тора, конкурсларда катнашырга әйди. “Әллүки” журналына язылуда да һәрвакыт өлгерлек күрсәтә Куян мәктәбе укучылары. 


Искиткеч бай тарихлы мәктәптә ике музей бар. Политехник музейны физика укытучысы Алексей Попков җитәкли.  Совет чорында җитештерелгән нәрсә генә юк биредә! Иң мөһиме – барысы да эшли: патефоннары җырлый, сәгатьләре текелди, кинопроекторлары мультфильм күрсәтә.
Туган якны өйрәнү музеенда да сокланып та, гаҗәпләнеп тә карарлык әйберләр байтак. Биредә без күңелне җәлеп итәрлек уникаль экспонатка тап булдык – музей түрендә матур итеп үрелгән талбишек саклана.


“Без, биш кыз бала, ерак бабабыз үргән шушы бишектә тибрәлеп үстек. Ә аннары һәркайсыбыз, бишек җырлары көйли-көйли, кызларыбызны, улларыбызны үстердек. Нәселебез тарихын саклаган бу мирасны мәктәп музеенда саклау, укучыларга күрсәтү, алардан соң киләчәк буыннарга ядкарь итеп калдыру күпкә мәгънәлерәк булыр дип уйлыйм”, – ди Гөлназ Фәвәдис кызы.


Куян мәктәбендә балалар белемле, тәрбияле, эш сөючән, милли моңнарга, гореф-гадәтләргә ихтирамлы булып үссен өчен коллектив зур көч сала. Укучыларның туган телдә матур сөйләшүенә, сәләтенә һәм чаялыгына без дә сокланып кайттык. Ана телен яратучы, дәрескә зур теләк белән йөрүче укучылар һәм аларга тирән белем бирүче абруйлы мөгаллимә булганда, туган телебез югалмас, аның киләчәге якты булыр.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в