+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 Май 2023, 19:35

Укытучым – минем үрнәгем!

22 майда республика мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. 9нчы һәм 11нче сыйныф егет һәм кызларын әлеге кыңгырау чыңлавы алдагы тормышлары гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм сынаулар тулы да булачагын искәртеп тора кебек.

Укытучым – минем үрнәгем!
Укытучым – минем үрнәгем!
Әлеге көнне республикабызның төрле төбәкләреннән талантлы һәм акыллы укучылар үзләренең тәүге белем учаклары белән хушлашты. Алар арасында Бакалы районының Мостафа урта мәктәбе укучылары да бар. Шунысы кызыклы: биредә мәктәпне 9нчы сыйныфлар гына тәмамлый. Олы юлга аяк басу алдында торучы дүрт гүзәл кызның берсе – Миләүшә Дусиева. Туган теленә, мәдәниятенә гашыйк, иҗат диңгезендә балык сыман йөзүче 15 яшьлек кыз, укытучысын үрнәк итеп куеп, изге һөнәр иясе булырга хыяллана. Татар һәм башкорт телләрен бик якын итә, тел һәм әдәбият буенча күпчелек олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнаша.
Миләүшә – нәфис сүз остасы. “Сәнгатьле уку буенча аңа тиңләр юк”, – ди аның остазы, Мостафа урта мәктәбенең башкорт теле укытучысы Эльмира Насыйрова. Һәм ул чынлап та шулай. Шигърият – Миләүшәнең 7 яшеннән бирле бик якын юлдашы.

Күз алдына китерә аласызмы: кечкенә кыз 4500 юлдан торган “Урал-батыр” эпосын яттан белә! Мондый зур күләмле, бөек әсәр белән ул төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый. 3нче сыйныфта укыганда ук ул район күләмендә беренче урын ала. Республика этабында да сынатмый. 2017 елдан Миләүшә, Башкортстанның төрле районнарында йөреп, шулай ук уңышларга ирешә. Агымдагы елның җәендә исә аны “Урал-батыр” эпосын сәнгатьле сөйләүчеләр” бәйгесе көтә.

Шигърияттән тыш, Миләүшә Дусиева урыс теле, әдәбияты, мәдәният фәннәре буенча олимпиадаларда катнаша. Монда да ул сынатмый, һәрвакыт җиңү белән кайта. Шулай ук спортны ярата, бии һәм җырлый. Миләүшә табигатькә дә бик сакчыл мөнәсәбәт белән карый. Тирә-юньне чиста тоту, табигатьне саклауны ул һәр кешенең изге бурычы итеп билгели. Экология волонтеры буларак та, ул – күп кенә бәйгеләр җиңүчесе. Мәсәлән, быел Миләүшә яшь экологик тикшеренүчеләренең “ЭКО-эзләү-2023” V ачык Бөтенрусия экологик конкурсында катнашкан. “Сулыклар экологиясе” секциясендә 1нче урынны яулаган һәм киләсе этапка узган. Бәйгенең Екатеринбург шәһәрендә үткән этабында исә кыз 2нче урынны яулап, Екатеринбург шәһәре хакимиятенең Мәгариф департаменты дипломы белән бүләкләнгән.

Шигъри күңелле, белемле, бик тә талантлы, табигатьне кайгыртучы кызыбыз инде зур юлга аяк баса. Миләүшәгә тагын да яңа үрләр һәм зур уңышлар телибез!

Алина САБИТОВА.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: