+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
3 июль 2023, 12:15

Каникуллар күңелле дә, файдалы да үтә

Каран мәктәбенең “Бригада” хезмәт һәм ял лагеренда укучылар ял да итте, хезмәт тәрбиясе дә алды.

Каникуллар күңелле дә, файдалы да үтәКаникуллар күңелле дә, файдалы да үтә
Каникуллар күңелле дә, файдалы да үтә
Балалар өчен җәйге лагерь – ул вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү, укучыларның иҗади үсеше, рухи дөньясын баету өчен зур мәйданчык. Каран мәктәбенең “Бригада” хезмәт һәм ял лагеренда 7нче, 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары ял да итте, хезмәт тәрбиясе дә алды. Лагерь җитәкчесе Ләйсән Хөсәенова, тәрбияче Резида Сәмигуллина кызлар һәм егетләрнең ялы файдалы үтсен өчен барлык тырышлыкларын салды.

Лагерьда узган һәр көн укучыларга яңа табышлар, яңа белемнәр һәм матур хис-кичерешләр бүләк итте. Һәр иртә саф һавада зарядка үтте, ә матур көйләр аны тагын да җанландырып торды. Укучылар мәктәпнең физкультура укытучысы Лида Маликова җитәкчелегендә спорт-күңел ачу чараларында актив катнашты. Командаларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда аларга бердәм булуларын күрсәтергә, җитезлектә, тизлектә һәм осталыкта көч сынашырга кирәк иде.
Лагерьда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга гына түгел, ә чыдамлыкка, тырышлыкка да зур игътибар бирелә. Еш кына җәйге каникуллар вакытында үсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән әңгәмәләр уздырыла, янгын турында уку сигналы оештырыла. Педагог-тәрбиячеләр үткәргән тәрбия чаралары укучыларның интеллектуаль сәләтен ныгыта. Кызлар һәм малайлар Уран авылы мәдәният йортында музейда булды, Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюмнары белән танышты. “Мин Русия турында нәрсә беләм?” викторинасы, А. С. Пушкинның әкиятләре буенча интеллектуаль марафон, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә һәм башка бик күп файдалы чаралар уздырылды. Русия көне уңаеннан биредә шулай ук махсус хәрби операция яугирләре – авылдашлар белән очрашу да узды.
Смена барышында укучылар, әлбәттә, хезмәт тәрбиясе дә алды. Алар көн саен мәктәп бакчасын карады, андагы түтәлләргә су сипте, чүп утады, чәчәкләр утыртты. Бергәләп эшләү бигрәк тә күңелле була икән ул! Ял һәм хезмәт лагеренда укучылар 1695 килограмм макулатура җыйды. Аны тапшырган акчага мәктәп китапханәсе өчен нәфис әдәбият сатып алырга карар ителде.
Әле алай гына түгел! Каран мәктәбендә 21 көн дәвамында кечкенә дусларыбыз җәйге балалар лагерена йөрде. Аларга бассейнда йөзү, су буенда балык тоту, горур Фәйзулла тавына экскурсиягә бару бик ошады.
Мәктәп лагеренда башланып киткән җәйге каникуллар ямьле һәм күңелле үтсен дип телибез.

Алина САБИТОВА.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас