+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
5 июль 2023, 06:55

Остаз балаларга дәрес бирде

Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен мавыктыргыч чаралар еш оештырыла.

Остаз балаларга дәрес бирдеОстаз балаларга дәрес бирде
Остаз балаларга дәрес бирде
Күптән түгел, ел саен үткәрелә торган “Җәй һәм китап-2023” конкурсы кысаларында, китапханәдә остаз, “Берендей” студиясе җитәкчесе, В. М. Комаров исемендәге Балалар иҗаты сараеның өстәмә белем бирү педагогы Владимир Савельев белән иҗади очрашу узды.

Очрашуга 5нче лицейның “Салават күпере” мәктәп лагерена йөрүче балалар, “Күбәләкләр” һәм “Дуслар” отрядлары тәрбияләнүчеләре килде.
Владимир Федорович 20 ел инде балаларны агачтан уеп ясарга өйрәтә. Ул үзе белән агачтан эшләнгән әйберләр коллекциясенең кечкенә өлешен алып килгән.
Агачтан боҗралар һәм чылбырлар белән бизәкләп, уеп ясалган сусарлы Уфа гербы кызлар һәм малайларда аеруча кызыксыну уятты.

Балалар юкәдән ясалган “Уфа”, “Гаилә” кашыкларын, чүмеч-уҗауны, аю, Кыш бабай сыннарын кулларына тотып карап сокландылар.
Ни өчен “Гаилә” дисезме, чөнки бу комплектта әни, әти һәм өч бала өчен кашыклар бар.

Балалар күз алдында, 9 минут дәвамында, Владимир Федорович зирәклек символы булган кечкенә ябалакны уеп күрсәтте. Очрашу вакытында остаз балалар белән рәхәтләнеп аралашты, кызлар һәм егетләр бер-бер артлы сораулар яудырды һәм алар педагогның сүзләрен сокланып та, кызыксынып та тыңлады.

Укучылар үзләрен һөнәрнең лаеклы төре буларак кызыксындыра алырлык яңа иҗат төре белән танышты.

Бу очрашудан соң “Берендей” студиясе сафлары сентябрь аенда тагын да тулыланачак әле.

Бу һөнәрне өйрәнгәндә, балалар төрле яклап үсеш ала, аның бигрәк тә вак моторика өчен файдасы зур.

Зөлфия Гыйззәтуллина фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас