Сез фотода күргән чибәркәйләр – Кырмыскалы районы үзәгеннән Назгөл һәм Эльвира Ямалетдиновалар. Эльвираны күпләрегез танып тора инде, әлбәттә. “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнашучы журналистыбыз ул безнең.
Эльвираның үз милләтен чиксез яратуы башкарган бихисап эшләрендә генә түгел, үз-үзен тотышында, хәтта киемнәрендәге милли бизәкләрдә дә чагыла. Ул балаларын да шушы күркәм традицияләрдә тәрбияли.
–Кызымның өстендә – мин балачакта киеп үскән күлмәк, аңа хәзер 35 ел! – дип елмая Эльвира. – Аны әнкәй белән күршебез Мәүлидә апа туган авылым Иске Шәрәй кибетеннән сатып алган булганнар. Кибеткә шундый бердәнбер күлмәк кайткан булган. Хакы да бик кыйммәт – 10 сум. Ул вакытта бу зур акча иде. Шул зәңгәр күлмәкне күрдем дә гашыйк булдым. Әнкәй дә ошатты инде, алып бирәсе килә, тик хакы тешләшә шул. Күрше Мәүлидә апа керде. Киңәшләштеләр дә, икесе бергә кушылып, миңа күлмәк сатып алдылар. Бик яратып, кадерләп, саклап кидем мин аны. Әнә шулай саклый торгач, күлмәкне бүген 13 яшьлек кызым Назгөл кия. Горурланып, мәртәбәле чараларга барганда гына!
Соклангыч күренеш! Шулай бит, дуслар? Ходай кушып, бу матур күлмәкне оныкларга да кияргә язсын!
Фото Эльвира Ямалетдинованың шәхси архивыннан.