Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук әзерлек узучы мобилизацияләнгән ир-егетләргә хатлар язды.
Бу мөһим чарадан безнең республика да читтә калмады һәм, илнең барлык шәһәрләре һәм авыллары кебек үк, акциядә актив катнаша. Патриотик акция төбәкнең барлык мәктәпләрендә дә оештырыла.
Яңа уку елы башлану белән Күмертау шәһәр округына караган Ира мәктәбе укучылары да патриотик акциягә кушылып, хатлар юллады. Биредә 7-11нче сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихлас теләкләр тулы хатлар язды. Укучылар Русия солдатларына рәхмәт белдерде, алар Ватанны саклаучылар белән горурлануларын җиткерде һәм аларга тизрәк җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Махсус хәрби операциядә булган солдатлар өчен балалардан килгән хатлар һәрчак зур шатлык, аларны һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр, тыныч, ял иткән вакытларда җылы хисләр белән укыйлар.
Бишбүләк районы үзәгендәге 2нче мәктәп укучылары да бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә, абыйларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләде. “Хатларда укучыларыбыз солдатларга сәламәтлек һәм тизрәк Туган якка, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын тели. Хатларны Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләдек һәм махсус конвертларга салдык”, – ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Маликова.
Балаларның хатлары, гуманитар ярдәм белән бергә, солдатларга юл алды.
Бу изге акциядән хәтта нәниләр дә читтә калмый. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә, абыйларга изге теләкләрен буяулар теле белән җиткерә.
Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, укучыларның өчпочмаклы хатлары, сабыйларның төсле рәсемнәре тынычлык өчен көрәшүче хәрбиләрнең күңелен җылытсын, аларга рухи көч өстәсен иде.
Фотолар мәктәп сайтларыннан.