Психолог фикеренчә, беренче чиратта, ата-аналар үз үрнәкләрендә балаларга укуның кызыклы шөгыль булуын күрсәтергә тиеш. Аларга карап, бала да китап белән дуслашачак.
“Әгәр өлкәннәр үзләре китап укуга битараф икән, кагыйдә буларак, бала да кызыксынмый. Кечкенә чагыннан ук аңа китаплар, әкиятләр, шигырьләр укырга, бергәләп андагы рәсемнәрне карарга һәм китап укуның кызыклы шөгыль булуын төшендерергә кирәк”, — ди Наталья Наумова.
Психолог билгеләвенчә, укуның файдасы зур. Аның барышында кешенең фикерләве, хәтере һәм күрү сәләте яхшыра. Бу — баш мие өчен дә бик зур тренировка.
“Әгәр китап кызыклы булса, ул кешегә башка тормышка чумарга һәм стресстан качарга ярдәм итә ала. Еш кына китап укыганнан соң кеше кичектерелгән проблемаларга әйләнеп кайтырга һәм аларны уңышлы хәл итәргә мөмкин”, — дип билгели Наталья Наумова.
Психолог балалар белән китап укуны кызыклы, шатлык тойгысы китерә торган әсәрләрдән башларга киңәш итә. Соңрак җитдирәк әсәрләргә алынырга да мөмкин. Китап укыганнан соң, бала белән аның сюжеты турында фикер алышу, сораулар бирү мөһим.
“Бу, чыннан да, кешеләрне якынайта, аларны бердәм коллектив итә, шулай ук гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыра”, — дип нәтиҗә ясый психолог.
Динар Кәлимуллин фотосы.