+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
27 октябрь 2023, 09:25

Белемле, тәрбияле, туган телле алар!

Кушнаренко районының Калтай урта мәктәбе элек-электән яшь буынга төпле, нигезле белем бирүче укытучылары, тырыш, сәләтле укучылары белән дан тота.

Белемле, тәрбияле, туган телле алар!Белемле, тәрбияле, туган телле алар!
Белемле, тәрбияле, туган телле алар!
110 еллык бай тарихлы мәктәп коллективының уңыш сере электән килгән матур традицияләрне саклап, заман яңа­лыкларына таянып эш итүләрендә, бердәм, тату булуларында, һәр баланың уңышы өчен тырышып көч салуларында.

Шушы көннәрдә без Калтай мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән якыннан таныштык. Педагоглар балаларга “Әллүки” редакциясе хезмәткәрләре һәм журналыбызның якын дусты, шагыйрә, язучы Люция Әблиева белән искиткеч җылы очрашу оештырды. Татар халкына хас кунакчыллык белән, милли рухта бизәлгән залда каршы алды безне Калтай укучылары. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нуриева 6нчы сыйныф укучылары белән бик матур тамаша әзерләгән иде. Гади генә сюжетка корылган инценировкага тирән мәгънә салган укытучылары – безнең туган телебез чишмә челтерәведәй матур, ягымлы. Аны өйрәнеп үсик, туган телебезне яратыйк, горурланыйк, онытмыйк! Балалар һич каушап тормый, күренеп тора: мондый чыгышлар – мәктәптә гадәти хәл. Укучылар Люция Мәснәви кызының шигырьләрен яттан сөйләп, сәнгатьле сөйләм осталыклары белән сокландырды. Укытучылар үзләре дә талантлы, чәмле, актив биредә. Шагыйрәнең Калтай мәктәбенә багышлап махсус язган җырын (көен якташлары Роза Якупова иҗат иткән) башкардылар. Искиткеч! Без мөкиббән китеп, аларга кушылып җырлап, ял итеп утырдык.

Татар телендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләүче, җырлар башкаручы кызлар һәм малайлар белән аралашу шулкадәр күңелле булды. Укучыларын белемле, тәрбияле, туган телле итү өчен көчен, сәләтен, вакытын кызганмаучы укытучыларына рәхмәт! Җыр-бию, шигырьләр сөйләү, кызыклы уеннар, осталык дәресе һәм, әлбәттә, ихлас аралашу күңелдә бик җылы тәэссоратлар калдырды.
Тәҗрибәле директор Гүзәл Сафина җитәкләгән мәктәптә 42 бала укый, аларга 12 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Укытучылар барысы да зур педагогик стажлы, тәҗрибәле белгечләр. Алар укыткан укучылар районда үткән бер генә конкурс-фестивальдән дә читтә калмый. Спорт буенча да уңышлары булу аеруча күңелле, чөнки спорт белән дус булган кызлар һәм малайлар һәр яктан да өлгер, иң мөһиме – сау-сәламәт булып үсә. Ел йомгаклары буенча мәктәпнең җыелма командасы инде күп еллар дәвамында мәктәп укучылары Спартакиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булып таныла. Калтай мәктәбе укучылары район ярышларында даими рәвештә призлы урыннар ала. Әйтергә кирәк, күп еллар дәвамында мәктәпнең спорт залы булмаган, балалар, нигездә, спорт мәйданчыгында шөгыльләнгән. Шуңа карамастан, калтайлылар ярышларда һәрвакыт алдынгылар арасында. Бу җәһәттән укучыларны спортка, актив тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итүгә зур тырышлык салучы укытучылары Зәбир Әюповның тырыш хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк.
– Укучыларыбызның барлык уңайлыклары булган залда шөгыльләнүләре турындагы хыял безне беркайчан да ташламады һәм ул чынга ашты. Безнең мәктәпнең чыгарылыш укучысы Милена Миңнегалиева “Зур тәнәфес” проектында катнашып, спорт залы төзү буенча стартап иясе булды. Узган уку елыннан заманча, иркен, өр-яңа зал ишекләрен ачты. Без Миленага һәм аның әти-әнисенә шундый тырыш, максатчан, иҗади күңелле кыз тәрбияләгәннәре өчен чиксез рәхмәтле, – ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары Мөнирә Җәләлетдинова.
Әнә шулай Калтай мәктәбенең тырыш, сәләтле кызлары һәм малайлары белән танышып кайттык. Безнең “Әллүки” журналы белән дуслашырга, тыгыз элемтәдә булырга теләүләре аеруча сөендерде. Киләчәктә бу мәктәптә дусларыбыз тагын да артыр, дигән теләктә калыйк!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас