

Шигъри бәйгедә Уфаның тугыз якшәмбе мәктәбе һәм дүрт Балалар иҗат үзәкләре укучылары һәм педагоглары катнашты.
“Педагог һәм остаз”, “Кече Ватан өчен файдалы эшләр” елына һәм Республика көненә багышланган конкурс өч тема буенча узды. Шигъри сүз осталары ике номинация буенча осталыкларын күрсәтте: “Ялгыз башкару” һәм “Укытучы-укучы башкаруы”. Конкурста катнашучылар Башкортстанда яшәүче халыкларның туган телләре – урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, поляк, украин, иврит, әрмән, абхаз телләрендә шигырьләр сөйләде.
– Быел конкурс унҗиденче тапкыр уза. Шунысы сөенечле, бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Ә жюри әгъзаларына иң яхшыларны сайлау катлаулана бара, чөнки һәр бала ныклы әзерлек белән килә. Быел “Ялгыз башкару” номинациясенә – 30дан артык укучы, ә “Укытучы-укучы башкаруы” номинациясендә катнашу өчен 2 пар гариза бирде. Һәммәгезгә дә уңышлар телибез! Җиңү иң лаеклыларга елмайсын! – дип бәйгедә катнашучыларны сәламләде Уфа шәһәренең Фәнни-мәгълүмати методик үзәгенең бүлек мөдире Лена Абдрахманова.
Конкурсантларның чыгышларын мәртәбәле жюри – ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының баш белгече Людмила Богуславская, Шәһәр фәнни-мәгълүмати методик үзәгенең бүлек мөдире Эллина Маврина бәяләде. Яшь талантларның осталыгын бәяләүче жюри әгъзалары арасында “Әллүки”челәр дә булды.
Иң элек шунысын әйтергә кирәк, укучылар барысы да конкурска җитди әзерләнгән. Бу уңайдан, аларның остазларына зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сер түгел, укытучыларның күбесе телләре туган телдә ачылмаган балалар белән эшли. Кызлар һәм малайларны туган телләрендә сөйләшергә, укырга, шигырьләр ятларга, иң мөһиме, туган телне яратырга өйрәтергә кирәк. Бу – зур хезмәт.
Конкурсантларның күпчелеге классик шагыйрьләрнең күләмле әсәрләрен сайлаган. Жюри әгъзалары укучыларның чыгышларын сәнгатьле сөйләм, дикция, артистизм, милли костюмнар һәм чыгышларына үзенчәлекле бизәкләр кертү җәһәтеннән бәяләде. Милли киемнәрдәге балаларның чыгышларын караганда күңелне әйтеп бетергесез горурлык хисләре биләде. Әнә нинди безнең республика – милли бизәкләргә, төсләргә бай! Гитарада уйнап яисә көй астында сөйләүчеләрнең чыгышлары аеруча җылы кабул ителде.
Конкурс кызганнан-кыза барды, шуңа да иң яхшыларны сайлап алу җиңелдән булмады. Бәйге булгач, кемнәргәдер җиңү шатлыгы кичерергә, икенчеләргә киләсе бәйгеләрдә тагын да максатчанрак, кыюрак булырга дигән нәтиҗәләр ясарга туры килде.
Бәйгедә 1-5нче сыйныфлар арасында 1 урынны – Саида Гәрәева (“Дебют” балалар иҗаты үзәге),
5-11нче сыйныфлар арасында – Анна Михайлова (Павел Миронов исемендәге Чуваш якшәмбе мәктәбе) яулады.
Шулай ук кызлар һәм малайлар “Туган телгә мәхәббәт өчен”, “Артистизм өчен” номинацияләрендә дә бүләкләнде.
“Илһам” конкурсы туган телен яратучы балаларга киләчәктә дә канатлар куйсын. Уңышлар сезгә, яшь дусларыбыз!
Юлия Гыйльванова.
Автор фотосы.