+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 ноябрь 2023, 15:00

Күңел күзе яктырак күрә...

Уфада сәламәтлек мөмкин­лек­ләре чикле балалар арасында узган “Ушинскийның әкиятле дәресләре” республика конкурсы җиңүче­ләрен бүләкләү тантанасы узды.

Күңел күзе яктырак күрә...
Күңел күзе яктырак күрә...

2006 елдан алып Мәкәрим Хөсәен улы Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен Башкортстан махсус китапханәсе талантлы балаларны бүләкләү өчен җыя. Шушы вакыт эчендә конкурста 2 меңгә якын бала катнашкан.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында узган иҗади эшләр конкурсы ел саен аерым датага яки вакыйгага багышлана. “Педагог һәм остаз елы”нда узган әлеге конкурс педагог, язучы, Русиядә гыйльми педагогикага нигез салучыларның берсе Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланды.
Конкурс Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, муниципаль китапханәләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләүче иҗади берлекләр һәм җәмәгать оешмалары ярдәмендә Мәкәрим Хөсәен улы Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен Башкортстан махсус китапханәсе тарафыннан оештырылды.
Әлеге чара инвалид балаларны һәм аларның гаилә әгъзаларын китап укуга җәлеп итү максатыннан чыгып үткәрелде. Бәйгегә 66 гариза тапшырылган, 25 район һәм 3 шәһәрдән 70 бала катнашкан.
Номинацияләрдә иң яхшы эшләр дип түбәндәгеләр билгеләнде: “Константин Ушинский әкиятләренең тылсымлы сабаклары” (инша, эссе, хикәя): Антропов Матвей, 18 яшь (Благовещен); Сафина Виктория, 12 яшь (Тәтешле районы); Фаллер Анастасия, 17 яшь (Чишмә районы); Дегтярев Матвей, 11 яшь (Федоровка районы).
“Константин Ушинскийның балачак дөньясы” (мультимедия: буктрейлер, видеоролик): Саливанова Ольга, 13 яшь (Бәләбәй районы); Шалыгина Татьяна, 10 яшь (Белорет районы); Мячин Никита, 12 яшь (Хәйбулла районы).
“Китап хәзинәләре” (Конкурс темасы буенча кулдан язылган тактиль китаплар): Хәсәнов Ринат, 14 яшь, Ломакина Елизавета, 12 яшь, Абдуллин Радмир, 16 яшь (Уфа); Афанасьева Ангелина, 9 яшь (Шаран районы); Апаев Максим, 12 яшь (Бөре районы).

Фото китапханә архивыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: