+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 ноябрь 2023, 10:35

Туган мәктәбемә – “Әллүки”

Азат Гомәров укучыларга 20 данә “Әллүки” журналы бүләк итте.

Туган мәктәбемә – “Әллүки”
Туган мәктәбемә – “Әллүки”
Дуслар!  “Әллүки” журналы редакциясе “Туган мәктәбемә – “Әллүки” дигән акция игълан итә. Сез кайчандыр үзегез белем алган мәктәп коллективы, анда укучы балалар өчен игелекле гамәлләргә әзерме? Балаларның туган телебездә кызыклы, файдалы журнал укып үсүләрен телисезме? Акциядә шундый теләге булган һәркем катнаша ала.
Игелекле подпискага беренчеләрдән булып Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз Азат Миңнулла улы Гомәров кушылды. Ул туган авылы укучыларына – Чакмагыш районының Аблай урта мәктәбенә 2024 елның беренче яртысына 20 данә “Әллүки” журналы бүләк итте.
Азат Миңнулла улы Мәскәүнең Третьяков галереясе дәүләт музеенда эшли. Якташлары өчен бик күп игелекле эшләр башкарган, милләт җанлы, мәдәниятле кеше ул. Аның ярдәме белән Аблай авылы китапханәсе дә татар телендә дөнья күргән, халык бик яратып укыган әдәби китаплар белән тулыланып тора.  Алдагы елның гыйнварыннан туган мәктәбе укучыларына Азат абыйларыннан бүләк булып, “Әллүки” журналы да килә башлаячак.  Балалар журналына игътибары, нәни якташларының туган телле булып үсүе өчен тырышучы якташыбызга зур рәхмәт!
“Туган мәктәбемә – “Әллүки” акциясенә сез дә рәхим итеп кушылыгыз, абыйлар һәм апалар! Бәйләнеш өчен телефон номеры:
8-937-350-75-07.

Фото Азат Гомәровның шәхси архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: