+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 ноябрь 2023, 20:15

Очрашулар безне тагы да якынайта!

Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбе белән “Кызыл таң” гәзите һәм аның канаты астында чыгып килүче “Әллүки” журналы редак­ция­ләрен күпьеллык дуслык җепләре бәйли.

Очрашулар безне тагы да якынайта!
Очрашулар безне тагы да якынайта!
 Тәҗрибәле мәктәп директоры Салават Әхмәтов җитәкләгән белем учагында әдәби очрашулар үткәрү традициясе дә араларны елдан-ел якынайта гына.

Күптән түгел 1нче интернат-мәктәптә шагыйрә Дилә Булгакова, композитор Роза Якупова һәм журналистлар катнашлыгында бик матур чара үтте. Укучылар Дилә апаның шигырьләрен яттан сөйләде, Роза апа көйгә салган җырларны башкарды. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова, сәләтле укучылары белән берлектә, ихлас, җылы аралашуга корылган бәйрәм әзерләгән иде.
“Шигърият сөючеләргә Дилә Булгакова исеме күптән таныш. Дилә апа белән мәктәп укучыларын очраштыру теләге күптән инде хәтер дәфтәренә салынса да, хыялым бүген генә тормышка ашты.
Күптәнге дустыбыз – “Кызыл таң” республика гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова ярдәме белән оештырылды бу чара. Җылы, чын бәйрәмгә әйләнгән, эчтәлекле һәм истәлекле гомер сәхифәсе безнең укучыларыбызның хәтерендә җуелмас эз калдырыр”, – диде Зинфира Гаденән кызы.
Әлбәттә, чараның мәртәбәле кунаклары да укучыларга иҗади күчтәнәчләрен тәкъдим итте. Укучылар тын калып, Дилә апаның үзе башкаруында шигырьләрен, балачак, мәктәп еллары турындагы кызыклы истәлекләрен тыңлады. Үзләрен кызыксындырган сорауларны да яудырып кына тордылар. Аның әсәрләренә бик күп җырлар иҗат иткән композитор Роза Якупованың моңлы тавышы, матур җырлары күңелләргә хуш килде, бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Шунысы сөенечле, 1нче интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты дәресләренә яратып йөрүче укучылары “Әллүки” балалар журналы белән күптәннән дус. Укучыларның иҗади эшләре һәрдаим журнал битләрендә басылып тора. Белем учагының горурлыгы булган, сәләтле, актив кызлар һәм малайларның фотолары еш кына журналның тышлыгын бизи. Әйтик, соңгы саннарның берсендә “Әллүки”дә чын татар кызчыгы – 2нче сыйныф укучысы Әминә Галибаеваның фотосурәте һәм аның турында мәкалә урын алды.
Әнә шундый сәләтле, тырыш ул “Әллүки”нең дуслары һәм без моның белән горурланабыз. Киләчәктә дә дус, бердәм булыйк, журналыбызны укучылар тагын да артсын!

 
 
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Фото авторның шәхси архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: