+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
2 гыйнвар , 12:05

Кыш бабай авылына килегез!

“Торатау” геопаркында Башкортстан Кыш бабаеның резиденциясе эшли.

Кыш бабай авылына килегез!
Кыш бабай авылына килегез!

Кыш бабай һәм аның оныгы Карсылуның авылын ачу тантанасы 17 декабрьдә булды. Биредә кунаклар өчен Яңа ел шәһәрчегендә төрле күңел ачу чаралары оештырылган: каргизгечләрдә узышу, кабартылган бананда шуу, атлар җигелгән чаналарда йөрү, шулай ук җәядән ату һәм осталык дәресләре.

Шулай ук Кыш бабай авылында кайнар чәй һәм тәмлекәчләр дә тәкъдим ителә.

“Торатау” геопаркы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, авыл территориясенә керү ирекле, ә менә тамашаларда һәм күңел ачу чараларында катнашу түләүле.

 
 
Фото Интернет челтәреннән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: