Яңа ел якынлашуы иң алдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сизелә. Матур итеп бизәлгән белем учакларында күтәренке кәефле укытучылар, могҗизалы бәйрәмне түземсезләнеп көтүче шат күңелле укучылар каршы ала.
Уфа районының Дорогино мәктәбе дә бу көннәрдә гөрләп тора. Төрле милләт балалары белем алучы мәктәптә, һәрвакыттагыча, дустанә мөнәсәбәт, аерым бер җылылык, бәйрәм рухы тантана итә. Нәкъ шундый могҗиза көткән көннәрнең берсендә “Кызыл таң”чылар һәм “Әллүки”челәр Дорогино мәктәбендә укучы кызлар һәм малайлар өчен “Әллүки” белән бергә “Чыршы бәйрәме” оештырды.
Кыш бабайлар төрле була. Ә “Әллүки”нең Кыш бабае ут чаткысы кебек җитез, шаян, җор телле! “Кызыл таң” журналисты Ример Насретдиновка Кыш бабай булу бик килешә, җырга да, биюгә дә оста “бабакай”ны кызлар һәм малайлар бер күрүдә үк яратты. “Әллүки”нең баш мөхәррире урынбасары Юлия Төхбәтуллина бу көнне дуслык күперен ныгытучы иң ягымлы Карсылу булды.
Укучылар шундый актив, ачык күңелле биредә! Кыстатып, ялындырып тормадылар, күңелле уеннарда дәррәү катнаштылар. Яңа ел җырларын да белә алар, барысы да кушылып җырлады. Ә дәртле көйләргә ничек оста бииләр! Кыш бабай килүгә үзләре дә иҗади күчтәнәчләрен әзерләп куйганнар, хәтта җыр язучылар да бар иде. Бүләккә “Әллүки” Кыш бабаеннан татлы күчтәнәчләр, кәнфитләр алу бигрәк күңелле шул! “Әллүки”челәрне балалар белән очраштыруга зур көч салган мөгаллимә – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рида Кашаповага зур рәхмәт! Укучылары ана телен белеп үссен өчен бөтен күңелен биреп эшли ул.
– Быел укучыларым белән байтак файдалы эшләр башкардык, матур уңышларга ирештек. Һәр укучының кечкенә уңышы да минем өчен зур җиңү ул. 4 “Б” сыйныфында белем алучы Айсылу Янгирова “Тукай моңнары” район бәйгесендә Гран-при яулап сөендерде. Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 7 “В” сыйныфы укучысы Алина Даутова призер булды, – дип шатлыгы белән бүлеште үз эшен яратып башкаручы тәҗрибәле мөгаллимә.
Рида Рәзиф кызының тырышлыгы белән кызлар һәм малайлар алдагы елда да “Әллүки”дән аерылмаячак! Димәк, балаларның теле генә түгел, күңеле дә бай һәм матур булачак.
Әлбәттә, үтеп баручы ел мәктәп укучылары һәм аларга белем бирүче укытучылар тормышына, иң беренче чиратта, кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр, ирешелгән уңышлар, күңелле чаралар, үзенчәлекле сәяхәтләр, көтелмәгән очрашулар белән кереп калачак. “Әллүки” белән бергә “Чыршы бәйрәме” дә кызлар һәм малайлар күңелендә җылы тәэссоратлар белән бик озак сакланыр әле. Ә безне алда тагын да матур очрашулар көтсен!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.