+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
2 гыйнвар , 12:35

Мәктәп туризмы сәяхәткә дәшә

Узган елда 40 меңгә якын бала мәктәп туризмы программасында катнашты.

Мәктәп туризмы сәяхәткә дәшә
Мәктәп туризмы сәяхәткә дәшә
“Проект гамәлдә булган ике ел эчендә без 50 меңнән артык укучыны Башкортстан буйлап сәяхәткә җибәрдек. Бу күрсәткеч буенча без Русия буенча икенче урында торабыз. Әлбәттә, иң беренче чиратта аз керемле күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның һәм укуда, спортта, иҗатта уңышларга ирешкәннәрнең теләкләренә колак салабыз”, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
Гомумән алганда, мәктәп туризмы программасы буенча сәяхәткә республикабыз мәктәпләренең 5-9нчы сыйныф укучылары бара ала. Быел беренче тапкыр ЛХР һәм ДХР укучылары Башкортстан буйлап сәяхәткә чакырылды.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, ата-аналар өчен бу сәяхәтләр бушлай. Мәктәп туризмы программасы – “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектының бер өлеше.

 
 
Фото рәсми чыганаклардан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: