+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
2 гыйнвар , 12:00

Яугирләрнең сабыйларына шатлык өләшик!

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары барлык Яңа ел тамашаларына бушлай йөри ала.

Яугирләрнең сабыйларына шатлык өләшик!
Яугирләрнең сабыйларына шатлык өләшик!

Балалар өчен бәйрәм программасын республиканың барлык мәдәни учреждениеләре, шул исәптән театрлар, филармонияләр, музейлар, “Башкортостан” дәүләт концертлар залы, Башкортстан дәүләт академия симфоник оркестры, “Родина” кинотеатры, Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле һәм 23 декабрьдә “Щелкунчик” спектакле белән ишекләрен ачкан яңартылган Курчак театры әзерли.
“Бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучыларның балалары аерым игътибарга һәм кайгыртуга лаек, һәм без аларга шатлыклы кәеф булдыру өчен барлык көчебезне куячакбыз, – дип ассызыклады республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары комплексы кысаларында балалар өчен дә, гаиләнең барлык әгъзалары өчен дә Яңа ел чараларына гына түгел, ә ел дәвамында мәдәни учреждениеләргә бару бушлай каралган”.
Кайбер учреждениеләрдә бәйрәм чаралары 18 декабрьдә башланды, алар 8-14 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Тулырак афиша белән оешмаларның рәсми сайтларында танышырга мөмкин.

Фото Мәдәният министрлыгыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: