Сез фотода күргән Дмитрий Насыйров Иглин авылында яши. 9 яшьлек Дима былтыр майда янгын вакытында ике сеңелесен коткарган, аларны янган өйдән алып чыккан. Бу хәл кичен була. Әти-әниләре йокларга ята, ә балалар әле уйнап кала.
“Кинәт мин көчле итеп тәрәзәгә шакуларын ишеттем. Тәрәзәдән тышка карадым һәм өй тирәсендә төтен булуын күрдем. Күршеләр чакыруы буенча янгын сүндерүчеләр килеп җиткән иде. Әти-әниемә “Без янабыз!” дип кычкырдым. Тәрәзәгә китереп суктым, ул ачылып китте. Башта бер сеңлемне, аннары икенчесен тәрәзә аша бирдем. Соңыннан үзем чыктым. Әти-әнием икенче тәрәзәдән чыкты”, – дип сөйләде батыр йөрәкле малай.
Батырлык һәм фидакарьлек өчен Диманы Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Янгында коткарган өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләре, Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Герой-балаларны бүләкләү тантанасы 1 декабрьдә “Башкортостан” дәүләт концертлар залында үтте.