+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар , 12:05

Хәбәрләр — һәр йортка!

Николо-Березовка “Йолдызлык” балалар иҗаты үзәгендә чираттагы тапкыр лидерлар укуы узды.

Хәбәрләр — һәр йортка!
Хәбәрләр — һәр йортка!
 Бу юлы чара “Заманча мәктәпнең медиа киңлеге” темасына багышланды. Өч көн дәвамында район мәк­тәпләреннән килгән уку­чылар һәм махсус чакырылган спикерлар белән эш кайнады. Укучылар журналистика нигез­ләре, телевидение, радио, матбугат басмалары эше белән танышты, интервью алу, сюжет төзү кебек бирем­нәрне үтәде һәм журналистикага кагылган төрле биремнәрне уен төрендә үтте.

Бүгенге көндә һәрберсе үз телефоннары аша блогерларны күзәтеп барган, үзләре дә төрле видеолар төшергән, монтажлаган укучыларга журналистика темасы ят түгел, шуңа да алар спикерлар сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлады, үзләре дә төрле сораулар бирде. Укулар күңелле һәм файдалы үтте.
Моннан тыш, районда 2016 елдан алып “Бердәм Русия” партиясе урындагы бүлекчәсенең ул вакыттагы секретаре, бүген район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев башлангычы белән “Вести – в каждый дом” проектын тормышка ашыру максатыннан районның һәр мәктәбендә гәзит чыгарыла һәм һәр йортка таратыла. Бүгенге көндә 20 гәзитнең гомум тиражы җиде меңнән артып киткән! Мондый тираж белән кайсы гына матбугат басмасы мактана ала икән?!
Гәзитне каләм осталарын берләштергән журналистлар секторы әзерли, ул А-4 форматында ике яклы, төсле булып чыга. Гәзиттә “Район сулышы”, “Минем тамырлар”, “Үткәннәр эзеннән”, “Күркәм авыл”, “Депутат белән әңгәмә”, “Үзебездән тора!”, Яңа проектлар”, “Үрнәкле йорт”, “Экология”, “Минем авыл герое” кебек даими рубрикалар бар. Шулай ук гәзитнең һәр санында “Исемнәре истә!” дип аталган рубрикада ветераннар турында язмалар урын алып килә.
Гәзитләр, мәктәп тормышы белән генә чикләнмичә, авыл яңалыкларын, спорт, яшьләр, мәдәният, авыл хуҗалыгы темаларын яктырта, авыл советы, депутатлар белән тыгыз эшли.
Яшь хәбәрчеләр интервью алырга, язу осталыгына өйрәнә. Гәзитләр чыга башлаудан алып, аларга “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемханова ярдәм итеп килә. Ул укучыларны дизайн, гәзитне вертскалау, мәгълүматны дөрес бирү, аралашу, интервью алу кебек эшләрнең нечкәлекләренә өйрәтә.
Гәзит мәктәпнең волонтерлары, пионерлары, яшь гвардиячеләре тарафыннан һәр өйгә таратыла.
Иң яхшы журналистлар “Мәктәп намусы өчен!” һәм муниципаль дәрәҗәдә үткәрелгән “Район намусы өчен!” бәйрәмендә тәбрикләнә.
— Безнең мәктәптә “Росток” гәзите чыгарыла, шулай ук “Кама ТВ” мәктәп телевидениесе эшли. Без мәктәп яңалыкларын, гомумән, яшьләр тормышын яктыртабыз һәм бу безгә бик ошый! Бүгенге лиделар укуы да миңа бик ошады, биредә күп файдалы мәгълүмат алдык, без аларны тапшырулар әзерләгәндә теләп кулланачакбыз! — ди Николо-Березовка мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Элина Исакова.

Гөлнара ГАМИЛОВА.
Краснокама районы.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: