+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар , 10:25

Хокукларны белүдә көч сынаштык!

Башкортстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 30 еллыгы алдыннан Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башкаланың 5нче лицееның 5нче сыйныф укучылары өчен кызыклы, танып белү хокукый квизы үткәрде.

Хокукларны белүдә көч сынаштык!
Хокукларны белүдә көч сынаштык!

Балалар кеше һәм гражданның ирекләре һәм хокуклары өлкәсендәге белемнәрен сынап кына калмады, шулай ук Башкортстан Конституциясе турында кызыклы фактлар да белде. Командаларга бүленеп, капитаннар сайлап һәм квиз кагыйдәләре белән танышып, катнашучылар кызыклы уенга “чумды”.
“Кем тизрәк” дип аталган беренче раундта хокукларны һәм бурычларны дөрес бүлергә кирәк иде, мәктәп укучылары моны бик яхшы башкарды. “Әкияти-хокукый” раундта да бераз уйларга, әкиятләрне искә төшерергә һәм геройларның нинди хокуклары бозылуын әйтергә кирәк иде. “Хокук терминнары” раунды балаларны аптырашта калдырды, әмма алып баручының киңәше ярдәмендә алар “йөзеп чыкты”! Киләсе раунд — “Анаграммаларны чиш” катнашучылар өчен җиңел булып чыкты, алар тиз арада “Хокук һәм закон” темасына сүзләр тапты. Бер үк вакытта “Сканворд” раунды катлаулы да, җиңел дә булды.
“Адвокаты”, “Волшебники”, “Знатоки”, “Граждане” һәм “Правознайки” командалары җиңүчеләр булып танылды. Командаларга тамашачылар белән уен өстәмә баллар китерде. Җанатарлар сынатмады һәм белемле булуларын исбатлады.
Квизда катнашучылар сынауларны уңышлы үтеп, зирәклек һәм эрудиция күрсәтте.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, китапханә мөдире.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: